Счетчики

ӨЙ ИЯСЕ (ӨЙ АНАСЫ)

Өй иясе — өйләргә ияләшә торган, идән астын бик еөя торган, үзенең яраткан урыныннан төн урталарында гына чыга торган, өйне яратса, бик тырышып карый торган, озын чәчле, бик игелекле мәхлук ул.

Өй иясе йортны киләсе бәла-казалардан саклый; йортка афәт киләсе булса, төннәрне йокламый үткәрә, төн буе пошынып йөри; ут казасы көтелсә, ул бер дә тик тора алмый, аһ-ваһ килеп, өй эчендә әле ары, әле бире чабып йөри; йоклаган кешеләрне ничек тә уятырга тырыша: әле аякларыннан тарта, әле бер-бер әйбер шакылдата, ди.
Өй иясе, төнлә торып, йә башын тараса, йә иләк белән идәнгә он иләсә яхшылыкка була: бу өйгә байлык килә; җы-ласа, бакырса — яманлыкка була: моннан соң бу өйгә афәт ирешә, ярлылык баса. Өй иясе кайчагында җеп эрли, тик үзен бер дә күреп булмый. Өй иясе кабада эрләп бетерелмәгән түтәм калса гына эрли, ди. Өй иясе эрләп киткән кабада аннан калган түтәмне берәү эрләсә, аңа авыру йога, ди. Шуңа күрә дә түтәм калдырмаска кирәк икән, ди. Кичкә бетерми калдырсаң, кабаны аркасына әйләндереп салырга кирәк, ди. Ул чагында Өй иясе килеп ябышмый, ди.
Өй иясен баксаң, яхшы асрасаң, ул күп игелек китерә, аның күңелен табу бик файдалы була. Өй иясенең күңелен табар өчен якшәмбе сәдакасы бирергә кирәк. Ул шуннан күп хезмәт итә, ди.
Аның күңелен калдырырга бер дә ярамый, ди: чөнки күңеленә ошамаган бер эш эшләнсә, өйдә торучы кешеләргә кычу, төрле авырулар йога, ди; мәче шикелле өйдә тора торган хайваннар үлә башлый, ди. Идән астына шакшы су түккәнне Өй иясе бер дә яратмый, ди. Бик күңеле кала, ди, шакшы су түккән кеше шеш авыруына дучар була икән, ди. Мондый чакта өй иясенең күңелен табар өчен ботка пешерергә кирәк, ди. Шунсыз авырудан котыла алмыйсың икән, ди.
Өй иясе үзенә каршы килгәнне бер дә яратмый. Ул берәүнең йә чәчен, йә сакалын үрсә, үзе сүтелгәнгәчә сүтмәскә кирәк. Әгәр сүтсәң, кыркып ташласаң, йә үләсең, йә зәгыйфь булып каласың, йә бүтән бер бәлагә юлыгасың, ди.
Башка чыга, ягъни аерыла башласаң да, Өй иясен хәтердән чыгармаска кирәк, аның күңелен табып китәргә кирәк. Башка чыккан угыл яңа өйгә чыккач игелек күрим дисә, бер дә ансыз ярамый. Ул, яңа өйдән икмәк алып, атасыннан ризалык сорап, иске өйгә кереп, идән астына төшәргә тиеш; анда өч шәм яндырып, Өй иясеннән яңа йортта тынычлык, байлык, бәхет сорап, бер уч туфрак алырга кирәк. Аннан чыгып яңа йортка җиткәнче юлда кешедер, хайвандыр затына очрамыйча кайтып җитәргә кирәк.
Әгәр юлда кеше йә хайван очраса, кулындагы туфракны ташлап, яңадан кайтып туфрак алып, өенә кайтып, яңа өйнең идән астына сибәргә кирәк. Туфрак алып кайтканда берәү юлда очраса, туфракның игелеге тими, ди. Әгәр берәү дә күрмәгәндә, алып кайтып, яңа өйнең идән астына сипсәң, яңа тормышың тыныч була, ди. Байлык килә, ди, бәхет ишеге ачыла, ди.
Өй иясен бик аз кеше генә күрә ала икән. Ул берәүгә дә күренмәскә тырыша, әллә ничек аңсыздан гына күрүчеләр була икән. Моны безнең авылның түбән оч Мөхти бабай сөйли торган иде.
— Үз күзем белән күрдем, — ди торган иде, — бер тапкыр аяз кичне йокымнан уянып китсәм, ни күзем белән күрим —
алдымда берәү тора, гәүдәсе — адәм гәүдәсе. Мин моның Өй иясе икәнен белеп алдым да, үзем, ул сизмәсен дип, йокла-мышка сабыштым, Өй иясе бу чакта эскәмиядә киерелеп утырган, эрли дә эрли, орчык тавышы бөтен өй эченә ишетелә; башы, озын чәч белән булырга кирәк, бөтенләй томаланган, битен күпме күрәсем килсә дә күрә алмадым, миңа аркан утырган иде. Шуннан соң минем уянганны сизде булырга кирәк, тиз генә урыныннан торды, орчык-кабасын күтәрде дә мич артына кереп югалды.
Картлар күп сынаган, күпне күргән була; бер сизенсәләр, икенчесендә бик тиз төшенеп алалар. Шул ук кеше сөйләгәне бар:
— Безнең, — ди, — бер ак мәче бар иде. Ул бик яхшы торды, бик иркен йөрде, тук иде, гамь-гасәсе юк иде. Аннан соң кара мәче алдык. Өйгә чыккач, менә кара мәчебез көн-нән-көн арыклана, көннән-көн сыкрана, көннән-көн сыза башлады; ит ашатып карыйбыз — юк, симерми, ни белән генә сыйлама, алга бармый, ак мәче кебек көрәйми, безнең моңа исебез китә иде. Шуннан соң, «моны Өй иясе борчымыймы икән» дип, күңелебезгә килә иде.
Менә бер тапкыр төн уртасында басудан кайтып керсәм, мич бантында нидер кыштырдый. Аннан карадым, моннан карадым, беркем дә юк. Идәнгә карасам, мәчем идәндә изелеп ята, тын алыр хәле калмаган, Өй иясе борчып бетергән. Шуннан соң кара мәчене күршеләргә бирдек, үзебез ак мәче алдык. Шушы ак мәчебез бөтенләй башкача булды: тукланды, симерде, бер дә борчылмый, шат, уйнап кына торды...

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 2510 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!