Счетчики

ЙОРТ ИЯСЕН НИЧЕК АЛДАГАННАР

Мин яшь чакта ирем белән яңа йортка күчтем. Күчкәннең икенче көнендә торсам, почмактан орчык белән зебер-зебер җеп эрләгән тавыш ишетелә, эрләүче үзе күренми. Шуннан мин моның Йорт иясе икәнен белеп сөендем инде.

Йорт иясе өйдә шулай җеп эрләп утырса, ул өйгә бәхет-мул-лык тели дигән сүз, дип сөйлиләр иде бит электән үк. Тик Йорт иясе никтер атыбызны яратмады. Һәркөн иртән ат ап-ак күбеккә батып хәлсезләнгән була иде. Ирем беркөн саклап, күреп торган. Йорт иясе атны төнлә абзардан алып чыккан да, койрыгына ябышып, атны арты белән хәлдән тайдырганчы чаптырган. Ирем белән киңәштек тә атны иске өебезгә алып барырга булдык. Арбасына пумала салдык. Иске өйгә барып, пумаланы абзар почмагына сөяп калдырдык. Атны чаптырып өйгә алып кайттык. Шүннан соң гына ат хәл алды. Тазарып, матурланып китте. Йорт иясе аны борчымый башлады. Ә хәзер аның күренгәне юк.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 5236 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!