Счетчики
|
ТӨНГЕ ОЧРАШУ
Әүвәл заманда бер егет урманга утынга барган. Урманда утын кисә башлаган. Шунда буран чыккан, кич булган, егет кайтырга курыккан. Хәзер егет уйлаган: «Инде мин нишлим», — дип.
Ул урманда Шүрәле барлыгын ишеткән булган. Бер агач башына менеп утырырга булган, төн чыкканчы: «Мине Шүрәлеләр күрмәсен», — дип. Утыра икән агач башында егет, бер Шүрәле килеп чыккан. Моның кулында ямый торган чабатасы бар икән. Егет утырган агач төбендә кискә булган. Шүрәле шул кискәгә килеп утырган да чабатасын ямый башлаган. Шул вакыт ай яктысын болыт каплаган. Хәзер, болыт каплагач, Шүрәлегә караңгы булды ич, чабатасын ямый алмый ич. Шүрәле, югары карап: This text will be replaced
Страниц: 1
|