Счетчики

ШҮРӘЛЕНЕ НИЧЕК АЛДАРГА

Көннәрдән бер көнне кызлар көтүләре белән урманга җиләккә киткәннәр. Көн бик эссе булган. Алар урманда, бик озак йөреп, тырыс тутырып, җиләк җыйганнар. Эсседән, бөркүдән тамаклары кипкән. Шуннан бер кыз якында күл барлыгын әйткән.

Алар күлгә су эчәргә киткәннәр инде. Баралар болар юл буйлап, кинәт кенә ирләр тавышы ишетәләр. Кызлар башта куркалар да, карап-карап та тирә-юньдә кеше күрмәгәч, тагын китәләр. Тиздән нәрсәдер сизәләр, чөнки шактый озак барсалар да, күл юлын табалмыйлар, урманның исә очы-кырые күренми. Күл инде күптән булырга тиеш кебек, ул һаман юк.
Карый торгач, күрәләр: һаман да шул кузгалып киткән урыннарында басып торалар икән. Үзләрен Шүрәле алдап йөрткәнен аңлагач, кызлар бик куркытканнар. Яңадан тирә-юньнән эзләп, юлны тапкан кебек булалар. Тагын озак баргач, карасалар — һаман иске урында торалар. Бик озак бер тирәдә әйләнеп йөриләр болар. Куркып, елаша башлыйлар. Ниһаять, берсе төшенә: бөтен киемен салып, кире ягы белән кия, башмакларын да алыштыра, сулын — уң аягына, уңын сул аягына кия. Шуларны киеп бетерүгә, карасалар — нәкъ юл буенда басып торалар. Шүрәле, киемен әйләндереп кигән кыздан куркып, аларны адаштырудан туктаган, ди.


Мәцкәй*

Әүвәл күп ашаучы, күп су эчүче кешеләрне «Мәцкәй» дип атыйлар иде безнең якта. Хатын, карчык затыннан була инде алар. Мәцкәй төнлә морҗадан ут булып оча, имеш. Шуңа мич капкачын япмый йокларга ярамый, диләр. Ут шары сиңа таба тәгәрәп килсә, аңа агач сәнәк белән кадарга кирәк икән. Иртән торуга «Мәцкәй» дип йөртелгән хатынның тәне тимгел-тимгел күгәреп чыга, диләр иде.
Мин белгәндә берничә шундый кеше дөньядан үтте. Исемнәрен атарга ярамый: каргышлары төшә.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 2217 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!