Счетчики

ӨРӘК

Өрәк кеше көчләп үтерелгән урында, йә булмаса кеше каны агызылган җирдә була, күбрәк көчләп үтерелгән кешенең гүре өстендә күренә. Кешеләргә ул күп усаллык тидерми. Аның йә йөренгәнен генә, йә ачы тавыш белән моңланып җылап утырганын гына ерактан күрәләр.

Өрәк, күбрәк көчләп үтерүчегә килеп, ишеген йә тәрәзәсен кагып, үзен үтерергә сорап, үтерүченең тәңкәсенә тия. Үтерүче кайчагында шуннан миңгерәеп, тинтәк булып та кала. Өрәк бурыч ияләренә килеп тә бик нык йөдәтә, үзе бер дә явызлык тидерми. Ул бары тик уйламаганда килеп чыгып куркыта гына. Өрәк якын килсә, әшәке сүзләр белән сүгенергә генә кирәк. Ул шуннан соң якын да килми. Сүгенүдән башка аны бер нәрсә белән дә куркытып булмый.
Бер хатын, төнлә белән арбасына утырып, ялгыз юлда бара икән. Бер күпергә җиткән. Күпер өстендә, күпер читенә таянып, ап-ак киемле карт тора. Кулында озын таяк. Баягы хатын, аны-моны уйламаган, шунда килеп кергән. Күпердәге карт моңа:
— Абыстай, арбаңа мине дә утыртсана, — дип сораган. Хатын каршы эндәшми генә үткән дә киткән. Байтак киткәч исенә төшеп әйләнеп караса, карт әле дә шунда тора икән. Кинәт ул бик зур ут йомгагы булган да, тәгәрәп, моның артыннан җитеп, бер матур гына, кечкенә генә кызга әверелгән дә арбага менеп тә утырган. Хатын атны куып карый, ат тарта алмый. Арбада шул кечкенә кыздан башка бер әйбер дә булмаса да, ат алтмыш батман* йөк тарткан күк тарта башлаган.
Күпме кыйнаса да, ат алга бара алмаган. Шуннан хатын укына башлаган, күпме укынса да кыздан айный алмаган. Шуннан соң кызны сүгә башлаган. Алай да кыз төшмәгән. Кулындагы чыбык белән кыйнарга тотынган. Кыз шуннан соң: «Җиңгә, исән-сау кайтмассың», — дип куркыта башлаган. Шуннан хатын арбадан төшеп кыйный башласа, кыз төшә икән. Яңадан арбасына утырса, кыз сикерә дә менә икән. Ничек итеп тә булдыра алмагач, хатын тоткан да атын туарып, кире якка борып, атның башын арбага таба борып җиккән икән — кыз югалган да киткән. Шуннан бераз гына торгач, хатын атны яңадан әйләндереп җиккән дә авылына кайтып киткән.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 2156 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!