Счетчики

СУ БАБАСЫ

Җир өстендәге кыр вә төрле җирләргә ияләшеп, төрле урыннарга баш: булып тора торган әйберләр кебек, суда ия булып, су астындагыларга башлык булып торучылар да бар: алар — Су бабасы, Су иясе, Су анасы. Болар суның — күлләрнең, диңгезләрнең, иделләрнең иң тирән җирендә торалар. Алар су коенырга төшкән кайбер кешеләрне үзләренә тартып та алалар. Бик сирәк кенә кеше күзенә кеше булып та күренәләр.

Су анасы кайчагында, басмага чыгып утырып, ай яктысында үзенең озын чәчләрен алтын йә көмеш тарак белән тарый. Боларның ачуларын китерсәң, алар шушы үзләре торган суда каты дулкыннар ясыйлар. Шундый суда коенган кешеләрнең кайберләрен үзләренә тартып алалар. Кайберләренең тәннәренә сулы кабырчыклар чыгаралар. Мондый авыру булса, су ияләренең күңелен табарга кирәк. Моның өчен тоз белән он алып, болгаштырып бер уч алырга да шушы коенган җиргә барып сибәргә кирәк, йә булмаса шушы тозлы онны авыру чыккан урынга чүпрәк белән бәйләп, суга тыгып торырга кирәк. Боларны эшләгәндә:

Каян килдең, шунда кит; Ияңә шуны илтеп бир, — диеп өч тапкыр әйтергә кирәк.

Бер судан, йә булмаса бер чишмәдән, бер коедан яңа башлап су ала башлаганда, йә булмаса бер судан беренче тапкыр су эчсәң дә, Су иясенең күңелен табарга кирәк. Моның өчен ир кеше булса — сакалыннан бер төк йолкып, хатын булса — толымыннан бер чәч йолкып, шул суга ташларга тиеш.
Су бабасы, бар тирә-як суларының иң зурысында гына, иң тирән җирендә генә яшәп, шул тирәдәге суларның барына да баш булып, боерык таратып кына тора. Ул инде бик картайган, бүтән су ияләре аны олуглап кына, ни кушса шуны эшләргә көтеп кенә торалар. Ул бик кирәк чагында гына, бик зур йомышларда гына эшләргә катнаша, боерыклар чыгара.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 5399 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!