Счетчики

СУ ИЯСЕ

Су иясе, нинди генә су булмасын, шунда тора. Кирәк кечкенә елга булсын, кирәк чишмә булсын, кирәк күл булсын, тикшереп тормый, кая эләксә шунда яши бирә. Су иясе бабасына бер дә ошамаган: ул аз гына җүләрсымак итеп эш эшли. Аны шуңа күрә күп санга алмыйлар. Ул бик юк кына эшкә ачулана да, йә тегермән буаларын ерып җибәрә, йә булмаса бер җирдә балыкчыларның балык тотканын күрә дә, ул тирәдән бар балыкны куып җибәрә, йә булмаса су якынындагы кешеләрне, терлекләрне, тотып, су астына тарта да шунда буып үтерә.

Су иясе кайчагында базарларга чыгып йөри, анда тәмле ашамлыклар, татлы җимешләр сатып алып, шунда ашый, аның акчасы бик күп, ди.
Су иясе бик аңгыра була икән. Ул бер нәрсәне дә абайлап бетерә алмый, ди. Бервакыт бер агай су янында ашап-эчеп ял итәргә туктаган, чабаталарын чишеп-кагып куйган да, кашынып утыра икән. Судан Су иясе килеп чыккан.
— Ни эшләп утырасың, агай? — ди икән. Агай әйткән:
— Комнан аркан ишеп утырам, — дигән. Су иясе:
— Ул аркан белән ни эшләмәкче буласың? — дигән. Агай әйткән:
— Менә шушы күлне күккә асып куеп киптермәкче булам, — дигән.
Шуннан соң Су иясе бик курыккан да:
— Безнең тора торган урыныбызны бетерә күрмәсәнә, ни теләсәң, шуны бирәм, күпме акча теләсәң, шул тикле акча табып китерәм, тик оябызны гына туздыра күрмә! — диеп елаган.
Агай әйткән:
— Ярар алайса, менә шушы бүрек тулганчы акча китерсәң, киптермәм, — дигән.
Шуннан соң Су иясе күл төбенә акча алырга киткән. Агай исә шул арада бер тирән чокыр казып, аның өстенә бүрегенең түбәсен тишеп тотып торган. Су иясе килеп чыккан да акчаны бүреккә салган. Акча бүрекнең төбенә дә ягылмаган. Шуннан яңадан алып килеп салган, алай да тулмаган. Әллә ничә тапкыр төшеп-чыгып акча салгач кына — чокыр да, бүрек тә тулгач кына, Су иясе тынычлап күл төбенә төшеп киткән.
Су иясе, бик җүләрсымак кына итеп, хатынын көнләшә, ди. Хатыны, яшь кыз булып, су читенә — ай яктысына чыгып, алтын тарак белән озын чәчен тарый башласа, менә тотына, ди, ачуланырга, менә тотына, ди, судагы бар җәнлекләрне куарга, менә тотына, ди, тегермән буаларын ерырга. Шул чагында су коенган кешене очратса, бер дә су астына тартып алып үтерми калмый, ди. Ул хатынымның йөзен ирләр күрә, дип бик курка, ди, коена торган ирләрдән бик көнләшә, ди.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 5611 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!