Счетчики

ШАХТА ИЯСЕ

Шахта иясе сызгыра, мәче булып кычкыра, яшь бала булып җылый, аю булып үкерә, эт булып улый. Забой ишеләсе булса, Шахта иясе шахтерга: «Кит! Кит! Кит!» — дип кычкыра. Шахтер шул сүзләрдән соң китү белән, забой гөрселдәп ишелә.

Шахтер Шахта иясен гел тыңларга тиеш. Тыңласа, шахта эшендә җиңеллек була, Шахта иясе аңа булыша. Ләкин, шахтер Шахта иясенең булышуын беркемгә дә әйтмәскә тиеш. Әгәр шахтер моны әйтсә, Шахта иясе ул кешене бастырып үтерә.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 2029 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!