10.02.10

Әүвәл заманда бер урта хәлленең өч улы була. Беркөнне малайларын чакырып алып, васыять әйтә бу:

– Мин, улларым, үләрмен инде, мин үлгәч яхшылап күмәрсез, ди. Шуннан соң өчегез өч көнгә чаклы минем янга барып, миңа дога кылырсыз, – ди.

Шуннан йзак та тормый, аталары үлә. Күмәләр моны. Моның ике малае, кайтышлый ук:

– Әти үлде, дип, аракы алып, скрипкәчеләрне чакыртып, кәефләнәләр.

Кече малае болар янына утырмый, мич башына менеп ята. Иртәгесен торалар. Торганнан соң олы малае кечесенә әйтә:

– Бар, минем өчен әтигә дога кылып кайт әле, – ди. Кече малае бара, әтисенә дога кыла. Кабер ярылып, атасы

чыгып моңа бер каракош йоны бирә:

– Мә, балам, югалтмыйча сакла, кирәк булыр бу сиңа бер заманны, – ди.

Шуннан, канатны алып кайта бу егет. Иртәгесен уртанчы абзасы да әйтә:

– Минем өчен әтигә дога кылып кайт, – ди.

Уртанчы абзасы өчен дә укып кайта. Ул көнне әтисе аңа аккош йоны бирә. Өченче көнне, бүген үз чиратым дип, укып кайта атасы янына барып. Бүген кызыл кош йоны бирә әтисе:

– Менә, балам, югалтма, кирәк булыр, – ди.

– Әти, соң мин моның белән нәрсә эшләрмен, белмим бит, – ди.

– Менә, балам, кирәк вакытта каракош каурыен авызыңа кабып сызгыртсаң, кара ат, кара кием килеп чыгар. Шуларны кигәч, сине һичкем танымас, патша улы кебек булырсың, ди. Аккош каурыен кабып сызгыртсаң, ак ат, ак кием килеп чыгар. Кызыл кош каурыен кабып сызгыртсаң, кызыл ат, кызыл кием килеп чыгар, – ди.

Ерак та түгел бер патша бар икән. Ул патшаның өч кызы бар икән. Ул патша үзенең кызларын патшага булсын бирми, байга булсын бирми:

– Кем дә кемнең һөнәре артык, шул кешегә бирәм, – ди икән.

Утырта бер җиргә кырык аршынлы бер багана. Багана башына куя бер тимер чыбык, тимер чыбыкка куя алтын балдак.

– Кем дә кем, ук атып, угы шул балдак аркылы чыкса, кызымны шуңар бирәм, – ди икән.

Шулай итеп егет, бу хәбәрне ишетеп, кырга чыга да каракошның каурыен авызына кабып сызгырта. Кара ат белән кара кием килеп чыга да, киенеп китә теге шәһәргә. Җыелган халык – урам тулы. Килеп, ук аталар. Баганага җитмәс борын билгеләп куйган сызык бар. Шунда басып аталар, кайсының угы барып җитми, кайсының узып китә. һичкем тидерә алмый балдакка. Бу егет барып җитә. һәркем юл бирә, бу нинди асыл бала бу дип. Шуннан бу әлеге багана янына килеп укны атып җибәрә, ук балдак уртасыннан чыгып китә. Шуннан егетне «ура» кычкырып күтәреп алалар инде.

– Менә шундый-шундый кеше укны тидерде, – дип, алып керәләр патша янына. Патша кызын шушы иптәшкә тапшыра. Шуннан, патша кияве була инде бу. Патша әйтә хәзер моңар:

– Минем өч кызым бар, тиешле малымны бирәм, кайда теләсәң, шунда йорт салып бирәм, – ди.

Шуннан бу егет әйтә:

– Шәһәрнең читендә бер тау бар икән, шунда йорт салып бир, килгән дошманнарны күзәтеп торырмын, – ди.

Шул тауда патша йорт салдырып бирә, мал бирә күп итеп. Шунда тора башлый бу кыз белән.

Менә патшаның уртанчы кызы да буйга җитә. Тагы патша шулай хәбәр тарата.

– Кем дә кем ук атып, балдактан үткәрә, шул кешегә кызымны бирәм, – ди.

Җыела халык, җыела халык! Аталар. Һичкемнеке тими.

Бу егет тагы кырга чыгып, аккош каурыен авызына кабып сызгырта да ак ат белән ак кием килеп чыга. Хәзер егет икенче бер патша баласы булып килә инде. Укны аталар-аталар, бер дә якын килми. Бу тагы, барып, сызыкка аягын куя. Аягын куя, укны атып җибәрә. Ул балдакка барып керә. Тагын моны «ура» кычкырып күтәреп алалар. Патшага алып керәләр. Патша, икенче кияү дип, уртанчы кызын бирә моңарга. Тагы әйтә:

– Тиешле малымны бирәм, шәһәрнең кай җирендә теләсәң, шунда йорт салып бирәм, – ди.

Егет әйтә:

– Шул тау башына салып бир, – ди. Шунда осталар китереп, тагы йорт салып бирә, шунда тора башлый бу ике хатын белән. Уртанчы кыз белән кунганда, ак кием белән килә; зуры-сы янында кунганда, кара ат, кара кием белән килә.

Шулай итеп патшаның өченче кызы да җитә. Тагы патша шундый хәбәр тарата. Ук аталар, җыела халык, җыела халык! Бу хәзер хатыннары яныннан китеп, кызыл кош йонын кабып сызгырта. Кызыл ат, кызыл кием килеп чыга. Шунда урамга барып керә, моңа юл бирәләр. «Бу нинди патша баласы», диләр. Бик матур инде бу. Кешеләр ук аталар, берәүнеке дә якын килми балдакка. Бу бара, укны атып җибәрә, ук балдакның уртасыннан чыгып китә, «ура» кычкырып: «Менә шушы кеше укны үткәрде», – дип, патшага алып керәләр.

– Инде, – ди патша, – кызымны сиңа бирәм, ди. Теге ике кияүдән кызык һөнәр күрмәдем, кыз бирәсем юк тагы да, бер артык һөнәр күрсәт миңа, ди. Атың белән чабып килеп, шушы ике катлы йорттан сикереп, аргы ягына барып төш, – ди.

Егет, читкәрәк китеп, аты белән җан-фәрманга чабып, кош шикелле очып, ике катлы йорт өстеннән ишек алдына барып төшә. Күрәләр: ишек алдында патшаның кече кызы басып тора. Төскә бик чибәр.

– Егет булсаң, шулай бул, – дип, кесәсеннән кыйммәт хак торырлык бер яулык чыгарып бирә дә җитәкләп алып кереп китә. Шуннан, патша, сараена кереп, кызын тагын бу егеткә биреп, шунда кунак булып ятканда, әйтә егеткә:

– Инде минем бүтән кыз бирәсем юк, үзем картайдым, мин сиңа патшалыгымны тапшырыр идем, – ди.

– Бабай, – ди егет, – үзең исән чйкта үзең тор, патшалыгыңны теләмим мин, – ди.

Шуннан әйтә патша:

– Шәһәрнең кай җирендә теләсәң, шунда йорт корып бирәм, – ди.

Бу әйтә:

– Бу шәһәрдә тормыйм, шәһәр читендә тау башында ике баҗам бар, шулар янына корып бир, – ди.

Кече кызына бигрәк тә рәвешле итеп салып бирә патша йортны. Малларның бик шәпләрен бирә. Шунда өч хатын белән тора инде бу. Кече кыз янында кунганда, кызыл ат белән, кызыл кием киеп; уртанчысы янына ак ат белән, ак кием киенеп; олысы янына кара ат белән, кара кием киенеп килә.

«Тукта, – ди, бу уйлана хәзер, – болай торып булмый бит. Безгә өч кыз янына өчәү булып килергә кирәк», – ди. Шуннан бу, кара ат, кара кием киенеп олысына килә дә:

– Миңа рөхсәт бир, ди, мин илемә кайтып киләм, теге ике баҗа да кайта, шулар белән кайтып илемне күрер идем, – ди.

– Ярар, бар, бер-берегездән калмагыз, – ди кыз.

Хәзер киявем китте дип кала инде бу. Шуннан ак атка атланып, ак кием киеп икенче кыз янына килә:

– Олы баҗа белән кече баҗа иленә кайта икән, минем дә илемдә агай-энеләрем бар, шуларны кайтып күрер идем, – ди.

Хәзер икенчесе дә рөхсәт итә. Хәзер кече кыз янына килә. Аннан да шулай рөхсәт ала.

– Бар, ди, бер-берегездән калмагыз, – ди.

Бу китә иленә чыгып, кызлар калалар, киявебез авылына кайтып китте, дип. Шуннан, бу кайта-кайта, авылына килеп җитә. Абзалары бөлеп беткән, өйләрен сатып эчеп бетергәннәр, бер мунчада гына торалар, ди. Кайтып керә:

– Өйдәме хуҗалар? – ди.

Шуннан берсе чыгып:

– Син нинди кеше? – дип сорый.

– Мин кем икәнемне әйтермен, мине кунарга кертсәгез лә, – ди.

– Син мондый җиргә керергә теләмәссең, без мунчада гына торабыз. Әнә, каршыдагы йортка кер син, анда яхшы булыр, – ди.

– Мин аларны күрдем, ләкин мин сезгә керәмен, дип атап килдем, – ди.

– Алай булгач, җирәнмәсәң, кер инде, – ди.

Керә. Ашарга-эчәренә юк икән абзаларының. Шуннан, бу чыгарып йөз тәңкә акча бирә.

– Барыгыз, алып кайтыгыз ашар нәрсә, – ди.

Шуннан, үзенең кем икәнен абзаларына әйтә бу хәзер. Тирә-күршеләрен, кардәш-ыруларын чакырып, бер-ике көн сыйлагач, китәргә уйлана. Абзаларына әйтә:

– Әйдәгез, барыгыз минем белән, – ди.

Чыгып китәләр болар. Чыгып бераз баргач, каракош йонын кабып сызгырта да, кара ат, кара кием килеп чыга. Аны олы абзасына бирә. Аккош йонын кабып сызгырта да, ак ат, ак

кием килеп чыга, монысын уртанчы абзасына бирә. Аннары әйтә:

– Без кайтып җитәрбез дә, мин сезгә, син бу өйгә, син менә бу өйгә кер, дип күрсәтермен, сез үз хатыныгыз янына кайткан шикелле кайтып керерсез.

Шуннан, болар барып җитәләр. «Син, абзый, монда кер», «син, абзый, монда кер», – дип әйтә егет. Өчесе өч кыз янына кайтып керәләр. Шуннан, олы абзасы белән уртанчы абзасы да рәхәттә тора башлады инде. Бары кече кыз гына сизеп ала элек өчесенә берәү булганны. Хәзер өчесенә өчәү була инде.

Бу егет әйтә:

– Тавышланма инде, ди. Синнән аерыласым килмәгәнгә, шулай эшләдем, – ди.

Шулай итеп, торалар инде болар. Шуннан тора-бара агалары моңа хөсетлек уйлый башлыйлар.

– Аның хатыны да матур, маллар да симез, йорт-җире дә шәп, диләр. Без моны бер-бер нәрсә эшләтик, диләр.

– Аны үтереп, малларын алып авылга кайтып рәхәт яшәргә кирәк. Бу тау башында торып, безгә файда чыкмас, – ди берсе.

Икенчесе әйтә:

– Аның алмаз кылычы бар. Төнлә белән үзе йокыга киткәч, алмаз кылычны алып, йөзен өйгә каратып, ишеккә куйыйк, ди. Үзебез читтән килеп кычкырырбыз. «Әй, энем, тор, харап буласың, малларыңны бурлар алып китеп бара», – дип. Шуннан, ул сикереп торыр да ишектән йөгереп чыкканда, кылычка абынып, аягын кисәр, ди. Шуннан без аны сахрага чыгарып ташларбыз, төн җиткәндә байтак җир китәрбез, – ди.

Шушы акыл белән, бу йоклагач, абзалары алмаз кылычын алып, ике башын ишек яңагына, йөзен өйгә каратып куялар. Куялар да, тәрәзәдән кычкыралар:

– Әй, энем, тор тизрәк, малларыңны бурлар алып китте, – диләр.

Бу сикереп тора. Йөгереп чыгыйм дигәндә генә, алмаз кылычка абынып, аягын кисеп калдыра тубыгыннан. Шуннан, моны сахрага сөйрәп чыгарып ташлыйлар да, хатыннарын, малларын алып, авылларына кайтып китәләр.

Иртәгесен бу, аңына килеп аягына басыйм дисә, аягы тубыктан өзелгән. Шуннан абаланып китә. Үлән, кузгалак ашап йөри-йөри, бер су буена барып чыга. Суның югары ягыннан бер кеше килгәнне күрә. Ул килеп җитеп, сәлам бирде, караса, күрә, моның ике кулы юк. Ул да:

– Агай-энеләрем шулай эшләделәр, ди. Йоклаганда кулымны кистеләр, – ди.

Боларның берсенең аягы юк, берсенең кулы юк. Бервакытны карасалар, суның аргы ягында тагы бер кеше килә. Карасалар, исереккә охшаулы, алпан-тилпән килеп атлый. Аяк-сызы әйтә кулсызга:

– Бар, суга төшеп китмәсен, исерек кешедер, кем икән? – Ди.

Бара. Барса, ике күзе дә сукыр икән. Кулсыз моңа әйтә:

– Итәгемә тотын, – дип, ияртеп алып килә моны аяксыз янына. Шулай итеп, болар – берсе аяксыз, берсе кулсыз, берсе сукыр – өчесе бергә китәләр.

Бара торгач, бер уйсу җиргә барып чыгалар. Ерак та түгел казах өенә охшаулы бер киез өй күрәләр. Өйгә барып керәләр. Керсәләр, беркем юк эчендә. Әйтерсең болар өчен генә эшләнгән өй. Болар шунда торырга булалар. Су буенда балык тотып, теге-бу итеп, тамак туйдырырга чамалый башлыйлар инде.

Торалар болар шулай өчәүләп. Шулай беркөнне сукыр әйтә боларга:

– Безгә хатын-кызсыз тору бик читен, ди, хатын булса, кер юар, аш пешерер иде, без ауга чыгып китәр идек, ди. Югарыгы якта бер патша кызын чит җиргә кияүгә бирә икән, ди. Шул патшаның кызын алып кайтыйк, ди. Ул, бер китсә, кайтачак түгел аннары, ди. Бик еракка китә, – ди.

Болар көлешәләр:

– Патша кызы нишләп безнең белән китсен, – диләр.

– Ул, – ди сукыр, – хәзер өй борынча кереп, күрешеп йөри икән, без дә, барып, янындагы хатыннарга: «Патша кызы безнең белән дә күрешсен, без бер гарип адәмнәр», – дип әйтербез, ди. Безнең белән күрешер, ди. Минем белән күрешкәндә, кулыннан кысып, берәр әфсен өрермен дә, бөтен җир күк томан булыр, шул арада без патша кызын адаштырып алып китәрбез, кая киткәнен дә белмәсләр, – ди.

Шулай итеп, болар шәһәргә барып җитәләр. Барсалар, сукыр әйткәнчә, кыз, өйдән-өйгә кереп, күрешеп йөри икән.

– Безнең белән дә күреш, – диләр болар.

Патша кызы күрешә. Шунда сукыр белән күрешкәндә, сукыр патша кызының кулын кысып өрә, бөтен җир күк томан була, шул арада патша кызын алып та китәләр. Тегендә халык, ни булды дип, аптырап кала, кызның кая киткәнен дә күрми калалар. Шуннан болар кайтып җитәләр әлеге өйгә. Аяксыз әйтә иптәшләренә:

– Без моңа зарар эшләмик, өйдә аш пешереп, безнең керләрне юып торса ярар, – ди.

Иртәгесен болар өчәвесе ауга чыгып китәләр. Кыз өйдә ялгызы кала.

Болар өеннән ерак та түгел, тагын шулай бер өй бар икән. Ул өйдә Җалмавыз карчык тора икән. Тегеләр өйдә юк чагында, килә бу карчык кыз янына.

– Каян гына килеп чыктың, күрше икәнбез ләбаса, ди. Минем дә сөйләшеп утырырга кешем юк иде, син дә ялгыз икәнсең, килеп-китеп йөрермен инде, – ди.

Шуннан, кызга чәчләрен тарарга куша. Бу шулай иптәшләре киткәч, кыз янына һәр көнне килеп йөри торган була. Көн дә чәчен тарарга куша. Беркөнне шулай аяксыз карый кызга. Караса, кызның йөзенә сары коелганны күрә.

– – Сиңа ни булды: авырыйсыңмы, илеңне сагынасыңмы? Безгә гөнаһың кирәкми, кайтарып куярбыз, ди. Яшермә, әйт, – ди.

Кыз әйтә:

– Сез киткәч, һәр көн бер Җалмавыз карчык килеп чәчен тарата. Мин аның чәчен тарыйм икән, ул минем канымны суыра икән, мин белмим икән, ди, бүген килеп, ул минем актык канымны суырып бетерер, сез ауга чыкмагыз, – ди.

Шуннан иптәшләре ауга чыкмыйлар ул көнне. Менә килеп тә җитә Җалмавыз карчык. Ул килгән уңайга аяксыз егет кылычын тотып тора.

– Кая рөхсәтсез керәсең монда, чабып үтерәм бит, – ди, итәгеннән тотып алып карчыкның.

Теге ялына:

– Үтерә күрмә, ни теләсәгез, шуны бирәм, – ди.

– Менә беребез аяксыз, ул аяклы булсын, икенчебез сукыр, ул күзле булсын, өченчебез кулсыз, ул куллы булсын, менә бу йөзе саргайган кызны алсу йөзле кыз хәленә кайтар, – диләр.

– Ярар, барын да эшләрмен, – ди. Шуннан соң аяксыз әйтә кулсызга:

– Мин бу карчыкка: «Авызыңны ач», дип әйтермен, ул авызын ачар да, син кереп китәрсең; «кос», дип әйтермен, ул косар, шуннан соң, борынгыдай, куллы кеше булып чыгарсың, – ди. Аннары күзсез белән кызга да шулай итәргә куша. Аннары берегез карчыкка: «Авызыңны ач», дияр, мин кереп китәрмен. Шуннан соң «кос», дигәч, «инде минем эзләгәнем табылды, мин космыйм», дияр. Шуннан сез ничек тә булса мине аннан чыгарырга тырышыгыз, калдыра күрмәгез», – ди.

Тегеләр:

– Ярар, – диләр.

Шуннан, аяксыз Җалмавыз карчыкка:

– Авызыңны ач, – ди. Теге ача. Шунда кулсызга керергә куша. Керә. Шуннан карчыкка:

– Кос, – ди. Коса, шунда, әүвәлгедәй, куллы, тап-таза егет килеп чыга. Карчыкка тагын авызын ачарга куша, бу юлы күзсезгә керергә куша. Күзсез керә.

– Кос, – ди. Коса, күзле егет килеп чыга. Шуннан кызга керергә куша, кыз керә.

– Кос! – ди. Коса, карасалар борынгыдай, алсу йөзле, матур кыз булып чыккан. Шуннан аяксыз бер иптәшенә кылычын бирә.

– Авызыңны ач, – диләр карчыкка. Ул ача. Аяксыз керә. Шуннан «кос»» дисәләр карчык:

– Минем теләгәнем табылды, космыйм, – ди. Кылычын алган иптәше кылыч белән карчыкны чабып өзә. Эчен ярып карыйлар, карынын актаралар, юк бит егет, таба алмыйлар. Шуннан һәртөрле сөякләрен бергә җыеп китереп карасалар, баш бармагы юк икәнлеге беленә. Бармак, чабып җибәргәндә, бер читкә тәгәрәп киткән икән. Бармакны табып ярып карасалар, эченнән таракан хәтле генә кеше килеп чыга. Шуннан бу борынгы хәленә кайта, сәламәтләнә. Моңа барлык иптәшләре рәхмәтләр укыйлар, рәхәт яшәвен телиләр.

Шуннан иптәшләре бу урыннан китәргә, илләренә кайтырга булалар. Кыздан сорыйлар хәзер:

– Безнең белән барасыңмы, илеңә кайтасыңмы? – диләр. Кыз йә кайтам дими, йә монда калам дими. Ярый, шуннан

болар бергә кайтырга чыгалар. Бара-бара, өч аерылы юлга барып чыгалар. Шунда җиткәч, туктыйлар да кызга әйтәләр:

– Менә өчебезгә өч юл, син кайсыбызны якынрак күрәсең, шуның юлыннан кит, – диләр.

Кыз артта кала. Өч егет өчесе өч юлдан аерылышып китәләр. Ә кыз килә дә элек аяксыз булган егетнең юлына төшә. Шуннан, теге иптәшләре әйләнеп килеп, шатланып, бу егеткә күп рәхмәтләр әйтеп, кулсыз идем, куллы иттең, күзсез идем, күзле булдым дип, сөенеп аерылышалар.

Шуннан бу егет агалары авылына кайта. Кайтып җитә. Болар бик арган, сусаган булалар. Авыл башында хатын-кыз су ала торган җиргә туктыйлар, караса, үзенең хатыны суга килә икән. Аягына оек-чабата кигән, күлмәк-яулыгы тузган, чәчләре тузгып чыккан. Бу үзенең хатынын таный, ә теге моны танымый. Шуннан, бу патша кызына өйләнгәндә, йорттан сикереп чыккач, патша кызы биргән яулыкны ала да янындагы кызга бирә:

– Менә бу яулыкны шул су ала торган хатынга бир әле, – ди. Кыз алып барып бирә. Теге алып карый, кулыннан чиләкләре төшеп китә.

– Бу егет исәнме, бу минем иремә биргән яулык иде, – ди.

Шуннан, егет килеп хатынының каршына баса, хатын һушыннан язып егыла. Алай-болай итеп, сулар сибеп, һушка китерәләр хатынны.

Бу егет хатынына әйтә:

– Син алдан кайта тор, без синең артыңнан кайтып керербез.

Теге кайтып керә. Егетнең агалары ишек алдында нидер эшләп йөри икән. Моның шатланып кайтып кергәнен күрәләр.

– Нигә капкаңны каты яптың, нигә бу кадәрле шатланып кайттың, кайдан килде сиңа бу шатлык? – дип ачуланалар.

Аңар каршы кыз әйтә:

– Мин гомергә ут йотып йөрмәм, җитәр инде, болай да күп азап чиктем, хәзер шатланыр вакытым җитте, – ди.

Ул арада булмый, энеләре белән теге патша кызы да кайтып керә. Энеләренең кайтып керүе агаларына бер дә ошамый.

– Монда нишләп йөрисең, күземә күренмә, – дип куалар моны.

Аңар каршы энеләре:

– Абыйлар, нигә рәхимсезләнәсез, мин сезне җәберләргә ; кайтмадым, аягымны кискән идегез, хәзер аяклы булдым. Тагын бергә сыймабызмыни? – ди.

Абзалары әйтә:

– Син сүзгә оста, юлыңны тот, әнә малың, әнә хатының, – диләр.

Шуннан бу, хатынын, малларын алып чыгып, агай тиешле күршесенә китә. Халыкны җыйдыра да сорый:

– Минем абыйлар кайдан мал тапканнар, каян хатын алып кайтканнар?

Шуннан авыл халкы әйтә:

– Шулай, шулай итеп алып кайттык без дип сөйләнделәр, – диләр.

Бу егет әйтә:

– Алай алулары хак булса, без болай эшлик, ди. Пешерик ботка, ботка пешеп чыккач, табакка бушатыйк, уртасына май салыйк, май уртасына йөзек салыйк, әгәр абыйларның сүзе хак булса, алардан ук аттырып, ук, югарыдан килеп төшеп, май эчендәге йөзеккә кадалсын, – ди.

Халык:

– Ярый, шулай итик, – ди.

Шулай, бу кушканча эшлиләр дә тегенең абзаларын алып киләләр. Олы абзасына:

– Хатын, малларыгызны үзегез сөйләгәнчә алып кайтуыгыз рас булса, ук атыгыз да, угыгыз югарыдан килеп төшеп, йөзек эченә кадалсын, – диләр.

Сүзләре рас булмагач, бу, куркып, бөтенләй кыек җибәрә. Уртанчысына атарга кушалар. Бусы тагын кыек җибәрә. Инде халык сизә боларның ялганын. Шуннан кече энеләре укны алып, аягын табак читенә куеп, укны атып җибәрә, ук күздән гаип була, менә сузылып килеп төшә табакка, табактагы майга, май эчендәге йөзек уртасына килеп кадала. Шуннан соң моның агаларын тотып алып китәләр.

Шулай итеп, өч патша кызын алып, үзе белән алып кайткан патша кызын да ияртеп, мал-туарларын фәкыйрьләргә өләшеп, бабае йортына кайтып, бергә гомер иткәннәр, ди.

Все права сохранены  ©  Татарская культура

Перепубликация материалов, возможна только с устного или письменного разрешения администрации сайта!

http://tatarlarga.ru/adabijat/read/jahshylykka_javyzlyk.html