10.02.10
Татар әдәбияты » Мифологик хикәятләр » АБЗАР ИЯСЕ (ЙОРТ АНАСЫ)

Абзар иясе ишегалдында, йә булмаса ат абзарында тора. Йорттагы терлекләрне баш-күз итә. Ул кай чагында кеше кыяфәтендә, кай чагында бер-бер терлек сурәтендә кешегә дә күренә. Аны ерактан гына, төнлә генә күреп була.

Йорт анасы терлекне генә карый, бигрәк тә ул атларны ярата. Сөйгән атының ялын тарый, читтән аңа җим алып килә, кай атларны ул бер дә яратмый, яратмаган атын төн буе борчып, йөдәтеп бетерә. Төн буе аңа атланып йөри, аның алдындагы җимне алып китеп, үзе сөйгән ат алдына илтеп сала. Йорт анасы сөйми торган атлар арыкланып, боегып бетәләр, бик өшәнәләр. Мондый атларны, бөтенләй юкка чыкмас борын, ул йорттан читкә озатудан яхшысы юк.
Абзар иясенең күңелен калдырырга бер дә ярамый. Ара-тирә генә булса да аның күңелен таба торырга кирәк. Аның кәефен бер бозсаң, ул бөтен йорттагы терлекләрне үтереп бетерә икән. Йорт анасы ат тагарагын пычратканны барыннан да бигрәк яратмый икән. Йорт анасы бер борчылып китсә, аны ипкә китерү өчен, аңа атап, ботка пешерергә кирәк, ди.
Йорт анасын мин үзем дә күргәнем бар, кешеләрдән дә ишеткәнем бар. Безнең бер ак атыбыз бар иде. Урак өсте җитәрәк, көлтә кертергә кирәк булыр дип, икенче туры ат* алдык. Менә шул яңа туры атыбыз көннән-көн ядаулана, арыклана бара. Алган чакта симез, нык, уйнап кына тора торган ат, безгә килеп бер атна-ун көн торгач, бөтенләй эштән чыгып бетте. Карап торырлыгы калмады. Ничаклы аерым ашатып, сыйлап карасак та, ат кыяфәтенә кертеп булмады. Менә бер тапкыр, төнлә кайтып, ишегалдына керсәм, ат абзарында бик озын кеше шикелле бер карагай тора, ат чырылдый... тиз генә өйгә йөгереп кердем дә ут алып чыктым. Ни күзем белән күрим, әлеге яңа туры атыбызны Йорт анасы тагаракка чалкан салган, тагарактагы туры атка салган кибәкнең барысы да ак ат алдына күчкән.
Берәү сөйләгәне бар:
— Безнең, әти исән вакытта, ике көрән атыбыз бар иде. Әти үлгәннән соң, боларның берсен бик картайгач, йөккә ярамый башлагач, чалдым да аның урынына кара туры ат алдым. Хикмәт, шул кара туры ат көннән-көн арыклана, ябыклана барды, тора торгач бөтенләй эшлектән чыкты. Безгә килгәндә яллары үрелгән иде, безгә килгәч яллары сүтелеп тә, кырылып та бетте, бөтенләй ялсыз калды. Бер елдан бу атны ярты хакына саттым да, аның урынына яңадан көрән ат алдым. Менә бусы килгәндә начар гына иде. Безгә килгәч тә бөтенләй җан керде, таный алмассың, шулай төзәлде... Йортыбызга кара терлек ^кертергә ярамый иде. Йә үлә, йә имгәнә иде. Шул безнең Йорт анасы кара терлекне яратмый икән. Хәзер инде кара терлекне капкадан да эчкә атлатмыйм...

Все права сохранены  ©  Татарская культура

Перепубликация материалов, возможна только с устного или письменного разрешения администрации сайта!

http://tatarlarga.ru/adabijat/a-52.html