10.02.10

Бичура хатын затыннан була. Буе — аршын ярым, иңе бер аршын була. Башына өрпәк салып йөри, бәрәңге базларында, идән асларында, ташландык мунчаларда тора. Бичура бар кешенең дә өенә ияләшми. Бичура ияләшкән өйләрдә аның үзенә аерым бүлмә калдырулар да булгалаган.

 

Бичура төнлә, өйгә кереп, аш табакларын, юмый калдырылган ашлы савыт-сабаның барысын да ялап чыга. Кайчагында, савыт-сабада күңеленә ошамаган бер нәрсә очраса, кулына эләккән бер әйберне төрлесен-төрле якка ыргыт-калап, бәреп, ватып, сындырып чыгып китә икән. Күңелен табар өчен Бичурага үзенә аерым бер табак, берничә кашык алып, табакка калдык ашлар салып, кеше йөрми торган бүлмәгә кертеп, тирәсенә кашыклар тезеп төнгә куялар. Иртәгесен табак коп-коры булып, ашның барысын Бичура ашаган, ялаган була. Шулай сыйласаң да, кайбер чакта чирләп китеп, шушы үзенә куелган табак белән кашыкларны ыргытып бәреп чыгып китә икән. Шуңа күрә Бичура ияләшкән өйдә бик сак торырга, аның теләгәнен белеп кенә эш итәргә кирәк була.
Бичура өйдәге ир кешеләрне, бигрәк тә ялгыз тора торган егетләрне, тол ирләрне шаяртырга бик ярата: йә, йоклаганда килеп, муеныннан буа, йә аңсыздан төчкереп куркыта, йә тикмә тиккә өстенә утын агачы ыргыта, йә киез итек белән, йә кирпеч белән бәрә. Бичураның кайберсе шулай бик шая-ручан булып китә дә, өйдә торырлык хәл калмагач, хуҗалар өйне бөтенләй ташлап китәләр.
Бер мулланың йорты бар икән, хатыны юк икән. Ялгыз кайта да түшәккә берүзе ята икән. Менә моны Бичура йөдәтә башлаган. Төн уртасы гына җитсен, мич башыннан бер нәрсә шап итеп төшә икән. Мулла торып эзли икән, эзли икән — өйдә беркем дә булмый икән. Төн саен шул эш була башлагач, мулла бөтенләй йөдәгән, аптыраган, ди. Мулланың бер мылтыгы бар икән, беркөн шуны корган да мендәр астына куйган. Төнлә яткан да Бичураның ыргытканын көтеп торган.
Төн уртасы гына җиткән — мич башыннан бер кирпеч мулланың түшәгенә килеп төшкән. Шуннан мулла тиз генә мылтыкны алган да мич башына төзәп аткан. Бичурага берни дә булмаган, мулланың түшәгенә тагын бер әйбер килеп төшкән. Мулла тагын аткан, тагын бер әйбер төшкән. Шулай итеп мулла ата торган, аның өстенә мич башыннан киез итекләр, читекләр, утын агачлары, оеклар, иске бүрекләр, чыралар явып кына торган. Мулла аптырагач туктаган. Шуннан соң мич башыннан:
— Хәзрәт, син укымышлы кеше, фәлән доганы укып атсаң, эшең пешә, — дип, хатын-кыз тавышы ишетелгән. Шуннан соң мулла, мылтыгын мич башына төзәп, доганы укып атып җибәргән, мич артында ыңгырашкан тавыш ишетелгән дә шуның белән беткән, ди. Мулла исә әле дә тыныч тора, ди, тыныч йоклый, ди...
Бичураның кайбер яхшылары да очраштыргалый икән. Алар барысы да йокыда буып, өскә әйбер ыргытып, шаярып кына тормый икән. Бичура кайбер кешеләргә ияләшсә, өй хуҗасы байый икән. Ни кирәк булса; Бичура барын да табып китерә икән. Бичура бар чагында бай гына торган кешеләр, яхшы Бичура китсә, бөтенләй ярлыланып калалар икән.
Борын-борын чакларда бер мулла бар икән. Менә шул муллага Бичура ияләшкән. Шуннан мулла көннән-көн байый башлаган: акчасы да арткан, терлекләре дә күбәйгән. Терлекләре тук икән, эре икән, күрекле икән. Карап карасаң, төнлә белән Бичура күршеләренең акчасын урлый икән дә муллага китерә икән. Күрше басуларыннан, күрше ындырларыннан, келәтләреннән, амбарларыннан солы урлап килә икән дә мулланың атларына да, терлекләренә дә ашата икән. Менә мулла тора торгач бик баеп киткән, Бичурадан бик туйган да аны өйдән куарга уйлаган. Күрше авылда бер имче карчык бар икән, мулла шул карчыкны чакыртып китергән дә имләп, йортны өшкертеп, бичураны куарга кушкан. Имче карчык өшкергән, имләгән дә киткән. Нәкъ шул кичне мулланың йортына ут капкан, барлык каралтылары, сыерлары, куйлары, игеннәре, өйләре янып беткән, мулла үзе күлмәкчән чыгып котыла алган. Йортка ут төртүчесе дә беленмәгән, ишегалдында ут белән йөргән кеше дә булмаган. Мулланың йорты янып беткән, күршеләренең бер казыкларына да, бер чыбыкларына да ут капмаган.

 

Все права сохранены  ©  Татарская культура

Перепубликация материалов, возможна только с устного или письменного разрешения администрации сайта!

http://tatarlarga.ru/adabijat/a-54.html