10.02.10

Убыр — ияләшкән кешесенең үзендә була торган бер нәрсә ул. Ул күбрәк хатын-кызга ияләшә. Убыр ияләшкән кешегә «убырлы» диләр. Убырлы кеше баш түбәсеннән билгеле була: кечкенә генә бер чокыр сыман урын була, шуңа күрә андый кешегә: «Түбәсе тишек, бу убырлы икән», — диләр.

Убырлы кеше йокыга киткәч, убыр аннан аерылып чыга да, уттан ясалган йомгак күк булып, морҗадан чыгып китә, аннан теләсә дуңгыз булып, теләсә кара мәче, кара эт булып аулакта йөри-йөри дә иясенә тагы кайтып килә. Убырның морҗадан чыгып йөрергә яратканын белгән тәҗрибәле кешеләр морҗаны томалап калдырырга кушалар.
Убыр ир кешеләрнең исәнлек-саулыгы өчен куркынычлы түгел: ул үзе ирләрдән курка, ирләр күзенә күренүдән бик саклана. Убыр кешеләргә бик күп явызлык тидерә. Бигрәк тә хатын-кызга явызлык кылырга ярата. Шуның өчен дә убырны тотарга, аны үтерергә бик тырышалар. Убырны тоту да, үтерү дә бик кыен була. Чөнки убырны тота башласаң, ул шунда ук вак кына чаткыларга бүлгәләнә дә очып күздән югалып китә ала.
Убырны тотарга юлын белсәң, бик җиңел икән. Аның име: күлмәгеңне сүтеп ятарга кирәк икән. Шуннан соң аяк очыңа килә дә ялына башлый икән. Сиңа, үзеңә, бала-чагаңа, ыру-тамырыңа, иптәшләреңә, үз күргәннәреңә, терлекләреңә кимчелек китермәскә сүз бирә икән. Мондый чагында Убырны кыйнасаң, бу Убырның иясе йокысыннан уянгач сызлана, имрәнә башлый, ди. Убырны кыйнаулар, сугулар барысы да шул Убыр иясенә кайтып тия икән.
Инде Убыр, эт йә мәче булып, келәт асларындамы, баздамы йөргәнен сизсәң, энә белән күзен кадарга йә булмаса бер-бер җиренә яра ясарга кирәк, шул чагында иртә белән шул яра әлеге Убырның иясендә килеп чыга икән. Шуннан соң, Убыр иясе беленгәч, беркем дә аның янына бармый да, килми дә, үзенә дә якын китерми, аның белән бер йомыш та йомышлашмый, йөрешми башлый.
Моннан башка Убырны тотарга тагын бер юл бар. Ике аерылы шомырт сәнәге йә булмаса ике аерылы агачны аласың да, аерыларын ике якка сындырып аерасың. Шуннан соң Убыр кеше булып алдыңа килә дә тезләнеп: «Мине кичерсәнә», — дип ялына башлый. Шунда инде аны бик нык кына киссәң, икенче якын да килми.
Ник соң ул тикле Убырдан куркалар дисәң, ул Убыр ияләшкән кешеләр бик кансыз булалар. Үзләрендә бар нәрсәгә бер дә күзләре туймый торган, төнлә белән чыгып кеше нәрсәсен урлый торган булалар. Убыр йөкле хатыннар өчен бигрәк куркыныч. Убыр яңа туган баланы алмаштырып китәргә бик үч була. Шуның өчен дә, бала туганда, хатын янында ирләрдән бер кеше булырга кирәк. Ир кеше булса, Убыр якын да килми, куркып кача.
Убыр, хатын-кызга кылган кебек үк, терлекләргә дә явызлыгын тидерә. Бозауларны, тайларны, кәҗә бәтиләрен, бәрәннәрне алмаштырып куя. Хатыннарны, терлекләрне имәргә бик ярата. Терлекләрнең сөтен Убыр имсә, ул терлек йөкле булса — йөген сала, йөкле булмаса — авырый, сыза, актыгында үлеп тә куя.
Убыр кешеләргә дә төрле чирләр чыгара. Тәннең бер җирен суырса, имсә, шул урынга чуан чыга, йә сыткы чыга, бирчәеп кала. Йә имеп куйса, кулсыз, аяксыз да калдыра ала. Кайчагында кешене суырса, ул кеше үз-үзеннән кычкыра башлый, сөйләнеп йөри башлый. Мондый чакта тирләп кайткан аттан тиз генә камытын салдырырга да кычкыра торган кешенең муенына салырга кирәк. Шул чагында ул кеше аны кем болай иткәнен әйтеп бирә.
Убыр күбрәге хатын-кызга ияләшә дә, ахыр килеп, ничек булса да аның зарары сизелми калмый. Шуңа күрә андый хатын-кызларга якын килмәс булалар. Ул, Убырлы карчык булып, йә авылның ташландык бер җирендә ялгыз гына бер кечкенә генә өй сыман нәрсә корып тора башлый. Йә илдән ерак урман эчендә юлдан язганнарны үзенә тартып китерә торган булып, багучылык кыла, им-том итә башлый.
Убырлы кеше үлсә дә, аның явызлыгы бетми. Убыр үзе ияләшкән кеше белән гүренә дә барып керә. Анда ул аны котыртып тора. Убырлы кеше үзенең гүреннән чыга да, йә берәү-берәүне бозып, йә имләп китә, йә бер-бер әйбер урлап, йә бер явызлык тидереп китә. Убырлы кешенең гүрендә җир өстеннән авызына җиткәнче тирән тишек була, убырлы кеше шул тишектән сулыш алып тора. Моннан котылдыру өчен ат тизәге белән шул тишекне тустырырга, аннан соң өстән имән казык кагып куярга кирәк. Йә булмаса, гүрне казып төшеп, убырлы кешенең аркасына имән казыгы кагып куярга кирәк. Шуннан соң аның явызлыгы кемгә дә тими башлый.

Все права сохранены  ©  Татарская культура

Перепубликация материалов, возможна только с устного или письменного разрешения администрации сайта!

http://tatarlarga.ru/adabijat/a-58.html