10.02.10

Токый кушаматлы Хәмәкәй бабай үлгәч, убыр булып, ут булып, авылга Иске Кормашка өенә кайта. Ишек-тәрәзәләр бисмилла әйтеп ябылганлыктан, аннан керә алмый, морҗадан керә. Ул кайтып керүгә, өйдәге бар кеше гырлап йоклый башлый.

Минем хатынның әтисе — минем бабай — аларның өенә эшкә әйтергә барган да дөбердәткән. Ишек ачучы булмаган, берәүне дә уята алмаган. Капкадан кире чыгып барганда күрә: морҗадан тубал кебек ут атылып чыга да югары очка — зияратка — таба тәгәрәп китә. Шуннан соң гына өй хуҗасы уяна. Ул, чыгып: «Кем бар анда, нәрсә ЭНЕЛӘП йөри?» — дип эндәшә. Бабай берни әйтми кайтып китә.
Тәгәрәп йөргән тубал кебек утны күреп, авыл халкы — хатын-кызлар, бала-чагалар, карт-коры бик курыкканнар. Шуннан соң аның каберен ачып, ләхетен чатлык агач белән кадаклап куялар. Алай да җиңә алмыйлар — убыр һаман чыга. Хәзер мир җыены карар чыгара: казып алып яндырырга.
Шуннан соң казып алалар да, Әшмышты чокырына алып килеп, әрдәнә өеп, керосин сибеп, ут төртеп яндыралар. Шуннан андый утның йөргәне булмаган, диләр. Әлеге чокыр Токый чокыры дип йөртелә бантлый.

Все права сохранены  ©  Татарская культура

Перепубликация материалов, возможна только с устного или письменного разрешения администрации сайта!

http://tatarlarga.ru/adabijat/a-59.html