10.02.10

Су анасы ай яктысында бик еш басмага чыгып чәчен тараганга, аны еш күреп була, ди. Аның гәүдәсе кеше гәүдәсенә охшаса да, бик үк зифа түгел: толымы җиргә җиткән — бик озын, башы бик зур, озынча; күзләре бик зур, том кара, атылып чыгарга тора, кашлары юк (шуңа күрә, кашы бик аз кешегә дә «Су анасы» диләр), күкрәге бик киң, алга бик калкып тора, тәне бакыр сыман кызыл була, ди.

Су анасы ярга чыгып чәчен тараганда, кинәттән килеп чыксаң, бик куркып, тарагын онытып суга чумып китә икән. Шуннан тарагын алып китсәң, төннәрне бер дә йокы бирми: «Тарагымны бирсәнә», — ди-ди, килеп сорап йөдәтә, ди. Яңадан шул су читенә илтеп куйсаң гына туктый, ди. Шуның өчен дә, төнлә суга барсаң, тамак кыра-кыра барырга кирәк, Ди.
Су анасы балалар канын имәргә бик ярата, ди. Ул коенырга төшкән балаларны алып китә дә су астында канын имеп үтереп ташлый, ди. Аңар бала биргән кешене бик ярата, ди. Ирләрне үзенә чакырып кунак итәргә дә бик ярата, ди. Бер тапкыр Су анасы бер тегермәнчегә килгән дә:
— Йә бер бала бир, йә үзең кунакка кил, — дигән, ди. Тегермәнче бик курыккан да, бала да бирмәскә, үзе дә
бармаска уйлаган. Шуннан Су анасы:
— Алай исә мин синең тегермән буаңны ерып йөдәтермен, — дигән.
Тегермәнче әйткән:
— Йөдәтсәң йөдәтерсең, мин бала бирә алмыйм, — дигән. Шуннан Су анасы бик ачуланып киткән. Икенче көнне
әллә ничә ел нинди зур ташуда да ерылмаган буа яңгырсыз-нисез чакта ерылган да киткән. Шуннан яңадан буганнар, яңадан ерылган. Тагын буган, тагын ерылган. Актыгында тегермәнче бер аучыга, акча биреп, бала китерергә кушкан. Аучы унбиш яшәр бер бала алып килгән дә, үрдәк эзләп йөреп, бер үрдәк аткан. Шуннан балага кереп алырга кушкан. Бала чишенеп кереп киткән. Су билдән генә булса да, батып югалган. Икенче көнне баланың гәүдәсен әллә кайдан ерактан, су астыннан табып алганнар.
Менә шуннан соң Су анасы, тегермәнчегә килеп: «Игелек күр», — дигән. Үзенә кунакка чакырган. Тегермәнче бап: тарткан. Шуннан Су анасы көненә утызар-егермешәр тапкыр килеп чакыра башлагач, тегермәнче барырга күнгән. Су анасы, суга якынлашкач, тегермәнчегә күзен йомарга кушкан. Тегермәнче күзен йомган. Күп тә үтмәгән, күзен ачарга кушкан. Күзен ачып караса, су астында пыяладан ясаган өйдә булганын күргән. Өй ханнар сараена охшаш бизәлгән икән. Су анасы шуннан соң ни теләсә шуның белән сыйлап озатып җибәргән.

Все права сохранены  ©  Татарская культура

Перепубликация материалов, возможна только с устного или письменного разрешения администрации сайта!

http://tatarlarga.ru/adabijat/a-64.html