10.02.10

Бер шахтер бик күп эшләгән. Ул, башка шахтерлар шикелле, күмерне азапланып чапмаган, кәйләсен күмергә акрын гына бәреп торган, күмер үзлегеннән ишелгән. Ул күмерен бер вакытта да үзе төямәгән, яңадан эшкә килгәндә, аның күмер чаба торган урыны әзер булган, ташларны, порода-ларны җыештырасы булмаган, эшне һәрвакыт чиста забойда башлаган.

Аның өчен Шахта иясе эшләгән. Аның иптәшләре:
— Син ничек болай бездән күп эшлисең, армыйсың да, чапкан урыныңны да чистартып тормыйсың, кай арада өлгерәсең? — дип сорыйлар икән. Шахтер башта бу серен беркемгә дә белдермәгән. Соңыннан серне якын бер дустына ачкан, шуннан соң Шахта иясе ачуланган. Бу шахтер икенче көнне эшкә төшкәч, аның алдына күмер арасыннан бер бик зур бака килеп чыккан да күзләрен акайтып карап торган. Озак та үтмәгән, бака югалган, һәм шахтер эшли башлагач та, аның өстенә порода ишелеп төшкән. Шахтерга: «Ялгыштың!» — дигән сүз ишетелгән.
Шахтер: «Шахта иясе миңа ачуланды», — дип, эшкә икенче забойга төшкән. Яңа забойда эшләве аңа инде бик авыр булган.

Все права сохранены  ©  Татарская культура

Перепубликация материалов, возможна только с устного или письменного разрешения администрации сайта!

http://tatarlarga.ru/adabijat/a-66.html