Счетчики

Ярлы егет белән юха елан

Эүвәл заманда булган бер ярлы егет. Бик ярлы инде, сыңар чиләге генә булган. Үзе ялгыз да икән. Ул төнлә бәкегә суга барган. Суга барса, бәке янында бик матур бер кыз тора икән. Кыз елмаеп караган да:

– Нигә, абый, сыңар чиләк белән генә килдең? – дигән. Егетнең кызга ярлылыгын белдертәсе килмәгән:

– Ашыгыч булганга шулай бер чиләк белән генә килдем, – дигән.

– Абый, үзем алып бирим, – дигән кыз.

Ярар. Кыз бик матур, җиңел генә гәүдәле. Кыз егеткә бик ошаган. Егет белән кыз очрашса, мамык белән ут кебек би?. Егетнең күзе төшә моңарга.

– Син ничек килдең безнең авылга? – ди. Кыз әйтә:

– Син өйләндеңме әле, абый? – ди.

– Өйләнгәнем юк әле. Өйләнергә вакыт юк, – ди.

Егет тагын сорый:

– Син каян килдең соң? – ди.

– Сөйләсәң дә яхшы түгел сиңа, – ди кыз, – минем атам-Ййам юк, – ди.

Егет аңа:

– Минем кебек икәнсең, минем дә әткәм-әнкәм юк, – ди. Кыз әйтә:

– Мине берәү алмакчы иде дә, шушында төшеп адаштым, бара белмәдем, авылын да тапмыйм, – ди.

Егет әйтә:

– Юкны эзләп йөргәнче, миңа кил, – ди.

– Ярар, – ди, кыз әйтә, – кабул итсәң, бер үксез-үрәмә дип әйтмәсәң, – ди.

– Мин үзем дә үксез, – ди, егет әйтә.

Болар монда күп сүзләр сөйләштеләр. Кыз егеткә ияреп кайтты, бер чиләк суны да кыз үзе алып кайтты. Кайтты да, егет әйтә:

– Никах укытырбыз, болай ярамый инде, кызыгы булмас, – ди.

– Ярар, – ди, кыз әйтә.

Сызганып ташлады да идәнне юды, мичне акшарлады, самавырны ачты. Кыз ызбаны җыйгач, егет муллага китте. Барып керде, сәлам бирде. Исәнлек-саулык сорашты.

Мулла елмайды:

– Нихәл? – ди.

– Яхшы әле, мулла абзый, бер нәрсә ияртеп кайттым, никах укысана, – ди.

– Ярар, ярар, – ди мулла, куанды инде садака эләгә дип. Табак кебек чалмасын киде мулла, чапанын киде. Үзе буе

ике хәтле таягына таянды. Остабикәгә әйтте:

– Анда рәт булмас, карчык, самавырны куеп тор, бик тиз кайтырмын, – диде.

Остабикә әйтә:

– Күлмәгеңне алмаштырасыңмы? – ди.

– Анда май юк, таммас, – ди мулла.

Чәй куйдылар. Көтеп торалар мулланы. Мулла җилт-җилт килә зур башмагын өстерәп. Килеп җитте. Каршы чыктылар. Сәлам биреп керде. Түр башына муллага утырырга салам күпчек куйганнар. Мулла ачылды:

– Син әле, энем, чәйләр дә куйган, – дигән була.

– Мулла абзый, бары белән, гаеп итмәссең инде, безнең эшне беләсең, – ди.

Күршедән шаһитка ике кеше алып чыкты. Утырдылар. Мулла метриканы алды да куеныннан, моны законлаштыра инде.

Кыз әйтә:

– Әтинең атын белмим. Әти дә юк, әни дә юк, яшьли калдым, – ди.

– Кай авылныкы? – ди. Кыз бер ат та таба алмый: «Томана авылыныкы», – ди. Мулла аптырап тора.

Никах укыды мулла, кул куйдырды икесеннән дә. Шаһитлар да тамга салдылар. Шул вакытта теге егет корсагын кашый. Мулла, садака бирә дип белеп, күзе белән тилмереп тора. Тегенең бернәрсәсе дә юк. Егет сизә мулланың садака көткәнен:

– Мулла абзый, мин сине бәхилләтермен әле, – ди.

– Каян булса да бераз табу кирәк иде, – ди мулла.

– Менә чабатам бар ике кием, шуны саткач, бирермен, – ди.

– Миңа чабата да ярый, хезмәтчемә булыр, – ди мулла. Егетнең актык ике кием чабатасын да ала. Мулла чыгып китте. Шаһитлар да чыктылар. Болар көлешә-көлешә чәй эчтеләр. Хатыны булды моның хәзер. Бер көн торалар, ике көн торалар, бер атна торалар. Кыз яхшы гына йөри. Ә егет көннән-көн кибә, саргая. Аптырагач, күршеләренә әйтә бу:

– Нәрсә генә булды икән миңа, көннән-көн дәрманым кими, саргаям? – ди.

– Син сынап кара әле, Юха елан түгелме икән? Әгәр кендеге булмаса, Юха елан була. Кендеге булмаса, шул сынаган көнне өйдә су калдырма. Ишекне яхшылап биклә, ләкин бер дә йоклама, үзең йоклаган булып ят, – ди моңа күршеләре.

Егет кайта да хатынының кендеге югын күрә. Шуннан соң төнлә суларны калдырмый түгә, үзе йоклаган булып ята. Ярты төннәр җитә. Хатыны әрле-бирле эзләнә дә тагын егет янына менеп ята. Үзе ятып тора, яткан җирдән тәрәзәләрне ялый: теле шулкадәр озын. Егет барын да күреп ята.

Икенче төнне тагын сынап ята. Ярты төннәр җиткәч, хатыны тагын тәрәзә яларга тотына. . Иртә торалар. Егет әйтә моңарга:

– Син миңа иш түгелсең икән, – ди.

– Иш булмыйча, – ди, хатыны әйтә, – мин дә синең кебек бер ярлы баласы, ди. Хезмәтеңә карышмыйм, ни әйткәнеңне тыңлыйм, – ди.

– Тыңлавын тыңлыйсың да, бүген төнлә нишләдең? – ди.

– Нишлим, яттым да йокладым, – ди.

– Йокламадың син, яткан җиреңнән тәрәзәләрне яладың. Мине дә шулай саргайтасың син. Беркөн булды беркөн шулай иттең, күзем белән күрдем, – ди.

Шулай дигәч, хатыны:

– Бүгеннән ары гаебемне битемә әйтмә, – ди, егетне биленнән үтерерлек итеп кыса.

Егет зинһарлап әйтә:

– Үтермәсәң, икенче әйтмәс идем, – ди.

– Бүгеннән ары гаебемне битемә әйткәнне ишетмим, – ди хатыны.

– Әйтмим, – ди егет, ант итә.

Шуннан ул котыла, аны хатыны ычкындыра. Ярар. Җибәрде инде. Яхшы гына йөриләр. Егетнең бер шәһәрдә абзасы бар икән. Егет хат язып сала абзасына:

– Шундый-шундый бәлагә очрадым, ничек кенә котылырга? – ди.

Хат барып җитә. Абзасы хатны ачып укый. Энесенең хәле мөшкел икәнен белә. Пароход казаннары ясата торган җиргә бара да, чуен материаллар алып, мунча салырга куша. Сала да абыйсы энесенә яхшы хат җибәрә: «Килегез кунакка», – ди. Хатны ала егет. Хатыны белән бик матур йөриләр инде хәзер. Сынамый да. Хатны хатыны алдында укый. Хатыны бик куана, шәһәргә кунакка бара инде. Юлга акча да җибәрә абзасы. Билет алалар да китәләр.

Барып җиттеләр шәһәргә. Агасы белән җиңгәсе боларны бик яхшылап каршы алдылар. Егет саргайган. Агасы белән җиңгәсе икесе дә кызганып еладылар. Энесенә яңа кием кидертте, киленгә дә кидертте. Инде моны шулай алдыйлар. Ашадылар, эчтеләр дә, агасы әйтә:

– Энем, барыгыз мунчага. Үзебезнең мунча безнең, – ди. Киттеләр болар мунчага. Барып җитсәләр, мунча бөтенләй

тимер. Ишегенең элгече дә бик шәп. Ябылу белән, секретлы портмонет кебек, чартлап бикләнә инде бу. Егет әйтә:

– Бар, карый тор, сулары бармы, себеркене пешерә тор, – ди. Теге үзе генә кермәскә тели. Егет тагын әйтә: – Бар, бар инде, чәчеңне чылата торырсың. Хәзер күлмәкләремне генә салам да мин дә керәм, – ди. Хатыны кереп китте әкрен генә. Аның керүе булды, ишекне егет чарт иттереп япты. Шунда хатын сихерләп тә өлгергән: егет акыра, ди, кызганып.

Абзалары килеп җитте. Кызган тимергә өстән труба белән су коялар. Тегендә бик иләмсез кызу. Су да юк. Коры, кызу мунчага пар җибәрделәр. Андагы чарилап кычкырган тавыш:, ди, гаҗәп, ди. Энеләрен алып кайтканнар. Өч сәгатьтән соң барып караганнар. Телен ишек тоткасыннан өч әйләндергән, ди, үзе елан сурәтенә кайтып көйгән, ди.

Егет терелгән, аның җаны тынган. Рәхәтләнеп гомер иткән.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 3935 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!