Счетчики

Өч күгәрчен

Борын-борын заманда булган икән, ди, ярлы гына бер кеше. Бу кешенең булган, ди бердәнбер улы. Тормышлары авыр булгач, берәү генә булса да, болар малайларын бик яшьтән эш эзләргә чыгарып җибәргәннәр. Малай, бик ерак шәһәрләргә китеп, чит җирләрдә байларга хезмәт итеп йөргән. Үсеп җиткәч, ата-аналарын сагынып, авылына кайтырга булган бу.

Үзегез беләсез: ул вакытта ярлы кеше гел җәяү йөри торган булган, хәзерге кебек машина-фәлән дә юк, тимер юлы юк та юк инде.

Ике кадак сохарины капчык төбенә салып юлга чыгып китә бу. Кайта шулай, ай кайта; бик ашыйсы килсә, бер-ике кисәк сохарины суыра да ярга ятып су эчеп, тагын алга китә. Кайта торгач, бу егет барып керә, ди, бик калын урман эченә. Урман юлы белән бара торгач, бу юл тар гына бер сукмакка әйләнә. «Адашсам адаштым инде, барыйм әле мин шул сукмак беткәнче»,— дип уйлый бу. Бара торгач, барып чыкты, ди, бу текә бер тау буена. Тау шулхәтле биек, ди, түбәсенә күтәрелеп карасаң, башыңнан бүрегең төшәрлек. «Ни булса булыр»,— дип, егет әлеге сукмак белән тау башына менеп китә. Текә ярларны, зур тау-ташларны үтеп, өч атна дигәндә генә бу егет менеп җитә, ди, теге биек тау башына. Тау башына менсә, анда төрле-төрле бакчалар, матур агачлар үсеп утыра, ди, агачларда төрле татлы җимешләр пешеп тора, ди. Тауның иң биек җиренә басып карый, ди, бу шуннан бөтен тирә-як ялт итеп күренеп тора, ди. Шулхәтле матурлыкка егет шакката. Карый торгач, күрә бу: тауның уң ягында, нәкъ менә шушы тау кебек, тагын бер тау бар икән, ди. Ике тау арасында бик зур бер алан, ә шул алан уртасында утыра икән, ди, бик матур итеп эшләнгән бер йорт. «Бу йортта бер-бер кеше булмый калмас»,— дип, егет төшеп китә шул йортка таба киткән сукмак белән. Бара-бара бу, йорт янына барып җитә. Йорт бик матур бакча эчендә утыра икән. Ишеген ачып йорт эченә керә. Йорт эчендә беркем юк, тып-тын, ди. Бөтен бүлмәләрне карап чыга, бер кешене дә таба алмый. Бу егетнең карыны бик ачкан була. «Ашарга берәр нәрсә юкмы икән?» — дип мичне ачып карый, ни күзе белән күрсен: мич тулы ризык. Шуннан соң бу шундагы бер шкафны ачып караса: шкаф тулы төрле эчемлек. Бу мичтән пешкән әйберләрне алып, тамагын туйдыра да: «Кем булса да кайтыр әле»,— дип ятып йоклый. Бик арган булганлыктан, яту белән йокыга да китә бу.

Берзаман уянып китә дә тавышсыз-тынсыз гына тыңлап ята. Озак та үтми, тәрәзә ачылып китә, тәрәзәдән өч күгәрчен гөрләп кайтып керә. Күгәрченнәр кайтып керәләр дә бик чибәр өч егеткә әвереләләр. Килеп керү белән үзара: «Булмады бит, ә, булмады»,— дип бик кайгырышып сөйләшә башлыйлар. Шулай үзара сөйләшә-сөйләшә болар ашарга хәзерләнәләр. Араларыннан берсе аш алырга дип мич янына бара, барса — андагы әйберләрнең кузгалганлыгын сизә. Иптәшләрен мич янына чакырып китереп, әйберләрне карыйлар — әйберләр чыннан да кузгалган. «Гомердә мондый хәл булганы юк иде, кем керде микән монда?» — дип, барлык бүлмәләргә кереп карый башлыйлар. Эзли торгач, бу егетне табалар.

Егетне карават астыннан тартып чыгардылар. «Болар мине нишләтерләр икән инде?» — дип, егет куркуга төште. Егетне үз каршыларына утыртып:

— Син монда хәтле ничек итеп килә алдың, нинди кеше син, кая барасың? — дип сораша башладылар. Сораша-та-ныша торгач, егетнең зарарлы кеше булмавын белделәр, «бу бик чибәр кеше икән», дип, аңа сый-хөрмәт күрсәттеләр. Шуннан соң болар:

— Әгәр дә ошаса, син бездә берәр ел хезмәт ит, аннан соң китәрсең,— диләр. Егет, ризалык биреп, болар янында калырга, аш-су хәзерләп торырга булды.

Ярар. Егет шулай яхшы гына хезмәт итә. Бу өч кү-гәрчен-егетнең җиде амбары бар икән. Егет боларда унбиш көннәр чамасы хезмәт иткәч, өч күгәрчен-егет моңа җиде амбар ачкычын бирделәр. Егетне үзләре белән алып, алты амбарны күрсәтеп чыктылар. Ә җиденче амбар турысына килеп җиткәч, бер алтын ачкычны алып:

— Менә бу җиденче амбар ачкычы, аны безнең рөхсәттән башка ачма,— диделәр.

Өч күгәрчен-егет һаман үз хезмәтләрендә йөриләр, иртән чыгып китәләр, кич кайталар. Егет тә һичбер хыянәтсез генә хезмәт итә. Атна үтә, ай үтә. Бер ай вакыт үткәч, бу егетнең башына бер уй төшә: «Тукта әле, ди, мин бу җиденче амбарны ачып карыйм, нәрсә бар икән анда?» — ди. Шулай уйланып йөри-йөри дә бу, бервакытны тегеләр тәрәзәдән очып чыгып китү белән җиденче амбар янына бара, алтын ачкыч белән алтын йозакны ача. Шуннан соң амбар ишеген әз генә ачып карый. Ачып караса: ишек ярыгыннан кояш яктысы шикелле яп-якты нур чыга. Якынрак килеп карый, караса: амбар эчендә айнык ундүртенче кичәсе кебек нур чәчеп бик матур бер кыз утыра, ди. Егетне күрү белән бу кыз телгә килеп: «Эшләпәм, эшләпәм»__дип, гел шул бер сүзне генә кабатлый икән. Егет,

бу кызның матурлыгына шаккатып: «Бу нигә бертуктаусыз «эшләпәм, эшләпәм» дип әйтә икән?» — дип уйлап, ишекне ябып, амбарны алтын йозак белән бикләп куя.

Кич җиткәч, күгәрченнәр очып кайтып тәрәзәдән килеп керәләр. Хәзер егет боларга бөтенләйгә ияләшеп җитә, тегеләр дә моңа бик нык ышандылар инде. Ашарга утыргач, егет, сүз башлап, теге өч егеткә әйтә:

— Мин сездә икенче аемны хезмәт итәм инде, ди, сез ир-тә чыгып китәсез, кич кайтасыз, нишләп йөрисез соң сез? —

ди.

Күгәрченнәр бер-берсенә карашып алдылар да, егеткә ышанганлыкларын күрсәтеп, олы күгәрчен болай дип сүз башлады:

— Әйтсәк әйтик инде, ди. Менә фәлән патшаның кызын дию пәрие урлап киткән иде, ди. Ул минем яшьтән үк яраткан кызым иде. Шул кызны дию пәрие кулыннан коткарып кайту өчен егерме өч ел йөрдек инде без, ди. Йөри торгач, кызның үзен коткарып алып кайттык, тик менә эшләпәсе генә дию кулында калды,— ди.

— Нигә, эшләпәсе булмаса ярамыймыни? — ди егет.

— Кыз шул эшләпәсеннән башка якты дөньяга чыгып йөри торган кыз түгел, менә шуның эшләпәсен алып кайтырга дип йөрибез без, ди, бер дә җае чыкмый әле,— ди.

Егет аптырый инде:

— Нишләп, ди, аңа икенче эшләпә тегеп биреп булмыймыни? — ди.

— Юк, ди, ул кечкенә вакытта авыру булган, врачлар аңа шушы эшләпәне ясап биргәннәр, шуннан соң ул шул эшләпә белән генә йөри ала торган булып калган,— ди күгәрчен.

Егет әйтә:

— Ул эшләпә артыңнан мин барып карасам, ничек булыр икән соң? Мин алып кайта алмаммы икән? Ул дию пәрие тора торган җирләр моннан еракмы?—ди.

— Әй, егет,— ди күгәрчен,— син генә барып җитә торган җир түгел ул, ди. Аның өчен җиде диңгез кичәргә кирәк. Җиде диңгезне үткәч, сигезенче диңгез башлана. Әнә шул сигезенче диңгез уртасында бер утрау бар. Шушы утрауның өстендә дию пәриенең сарае бар. Кызның эшләпәсе әнә шул сарайда калган,— ди.

— Соң ул эшләпә кайда саклана икән?— ди егет;

— Кызның эшләпәсе кырык кат сандык эчендә саклана. Ул кырык кат сандык эчендә кырык кат тартма була. Менә шул кырык кат тартманың иң эчкәре тартмасында саклана ул эшләпә,— ди күгәрчен.

— Ул кырык сандыкны ничек итеп ачарга кирәк икән соң? — дип сорый теге егет.

— Ул кырык сандык кырык төрле йозак белән бикләнгән, һәрбер йозакның үзенә аерым ачкычы бар,— ди.

Бу егет аптырап әйтә:

— Әй, ди, бу һичкем булдыра торган эш түгел икән, ди, зрә генә йөрисез икән сез,— ди.

Шуннан соң күгәрчен-егетләр үзара сөйләшеп алалар да: «Әйдә, без бу егетне үзебезнең һөнәрләргә өйрәтик әле, бик уңган егет күренә, тиз генә отып алыр ул»,— диләр.

Бер заманны болар егетне өйрәтә башлыйлар. Егет шулкадәр тырышып өйрәнә боларның һөнәрләрен, өч ай дигәндә, үзләреннән артык белә бу. Егет хәзер теләсә нәрсәгә әверелә ала: үсемлекме, кешеме, хайванмы, киекме — барысы да була бу.

Күгәрчен-егетләр үзара сөйләштеләр, киңәштеләр дә моны кызның эшләпәсен алырга җибәрмәк булдылар. Егет юлга чыгарга хәзерләнде. Ул юлга чыгып китәр алдыннан теге күгәрчен-егетләрнең берсе моңа тарак бирде:

— Менә мин сиңа бер хикмәтле тарак бирәм, ди. Алай-болай куркыныч туса, менә шушы таракны ике арага ташларсың, ташлау белән ике арада калын урман булыр,— ди.

Икенче күгәрчен-егет моңа бер кайрак китереп бирә:

— Андый-мондый хәтәр булса, менә шушы кайракны ташларсың: бик озын, бик биек бер тау булыр. Шул тау аркасында син бәла-казадан котылырсың,— ди.

Шуннан килеп, өченче егет моңа бер көзге китереп бирә:

— Куркыныч туса, шушы көзгене ике арага ыргытырсың, ди. Ике арада бик зур диңгез булыр. Шул диңгез аркасында син дошман бәласеннән котылырсың,— ди.

Егет, күгәрченнәр биргән әйберләрне алып, юлга чыгып китә. Чыгып китә дә кырда кош булып оча, суда балык булып йөзә, ут тауларыннан боз булып үтә, ди, бу. Юлда барганда бик күп авырлыкларга очрарга, бик күп җәфалар күрергә туры килә моңа. Бу, үз башына килгән төрле авырлыкларга түзеп, җиде кат тауны, җиде диңгезне үтә. Бара-бара, сигезенче диңгезгә барып җитә бу. Шул сигезенче диңгезнең нәкъ урта бер җирендә бик матур сарай салынган икән, ди. Бу сарай төрле ягыннан матур-матур бакчалар белән әйләндереп алынган. Бакчаларында төрле-тӨр-ле кошлар сайрап утыра икән, ди. Егет сарайга бик озак карап торганнан соң, моңа бер уй төшә: «Тукта әле, ди, бу патша сараеның тәрәзәсе янына барып сандугач булып сайрап карыйм әле мин, патша кызы сандугач тавышын ишетеп чыкмасмы икән»,— ди.

Ьу егет сандугач була да рәшәткә янындагы бер ботакка кунып сайрый башлый. Патша кызы, сандугач тавышын ишетеп, сарайдан чыга да моның сайравын бик кызыгып тыңлап тора. Сандугач шулкадәр моңлы итеп сайрый, моны һич еламыйча тыңларга мөмкин түгел. Кыз, түзә алмыйча, үксеп-үксеп елап җибәрә. Бу кыз үзе дә шулхәтле матур икән, кызны күреп, егет моңа бик нык гашыйк була, гашыйк була да тагын да моңлырак, тагын да матуррак итеп сайрый башлый. Кыз моның сайраганын тыңлап тора-тора да, бу сандугачны тотып алмакчы булып, сиздермичә генә сандугачка таба килә башлый.

Ярар. Кыз шулай сандугач тавышына гашыйк булып, сандугачны тотып алу юлын эзли торсын, ә без сарайның хуҗасына килик.

Бу сарай бер дию пәриенеке икән. Бу дию пәрие бер патшаның менә шушы бердәнбер кызын урлап алып килеп, шушы диңгез утравы уртасындагы сарайда тота икән. Өч күгәрчен яныннан чыгып киткән егет монда килеп төшәр алдыннан гына бу дию пәрие, үзенең гаскәрләрен алып, икенче бер дию пәриенә каршы сугыш ачарга дип чыгып киткән икән. Сугышка китәргә хәзерләнеп гаскәрләрен туплагач, бу дию пәрие патша кызына әйтә: «Без өч көндә кайтып җитәрбез, ди. Фәлән пәри патшасына каршы сугышырга барам. Син бу сарайда берүзең генә хуҗа булып каласың, кара аны, анда-монда чыгып йөрисе булма»,— ди, куркыта инде моны.

Теге егет сарай янына сандугач булып килгән вакытта кыз сарайда берүзе генә булган икән.

Ярар. Сандугач һаман сайрый бит инде, ә кыз моны тотарга тели. Кыз акрын гына сандугач янына килеп, тотып алыйм дигәндә генә сандугач очып китә дә икенче бер ботакка барып куна. Шулай йөри-йөри тота алмагач, кыз бер озын гына чыбык ала да якынрак килеп сандугачка китерә дә суга. Сандугач агач ботагыннан егылып төшә, авызыннан, борыныннан кан китә моның. Кыз сандугачны кулына ала да: «Харап иттем бит мин сине, ди, әле генә нинди матур итеп сайрый идең, хәзер сайрамассың инде, мин үзем гаепле»,— ди. Шуннан соң кыз елый-елый сандугачны сарайга алып кереп, йомшак кына урынга сала. Үзе елый-елый икенче бүлмәгә чыгып китә. Кызның чыгып китүе була, сандугач егеткә әверелә дә алырга килгән эшләпәне эзли башлый. Бүлмәдән бүлмәгә кереп сандыкларны ачып йөри тогач, кырык кат сандык эчендәге кырыгынчы тартманы ачкыч белән ачып эшләпәне ала.

Егет сандыкларга тотыну белән, теге сугышка киткән дию пәрие моны сизеп ала. Тиз генә гаскәрләрен җыя да кайтырга чыга.

Ярар. Ул үзенең гаскәрләре белән кайта торсын, без хәзер теге егеткә килик.

Егет сандык эчендәге тартмадан эшләпәне алып чыгып килгәндә, каршысына патша кызы чыгып моның муенына асылына: «Башка нәрсәне алсаң ал, зинһар, эшләпәне калдыр»,— ди. Кызның ай-ваена карамыйча, егет эшләпәне алып чыгып, кош булып очып китә. Кыз елап кала.

Озак та үтми, дию пәрие кайтып керә. Егетнең эшләпәне алып киткәнлеген шунда ук белә бу. Ничек-ничек булганлыгын кыз да сөйләп бирә. Дию пәрие тиз генә бөтен гаскәрен җыя да егетне куа чыгып китә.

Егет дию пәриенең куачагын сизеп ашыга башлый инде.

Күгәрченнәр өенә кайтып җитәргә өч кенә көнлек юл калды дигәндә, дию пәрие егет артыннан куып җитә яза бит, боларның аралары бик әз генә кала. Әлеге безнең егет, дию пәриенең куып җитүен сизеп, күгәрченнәрнең берсе биргән таракны ташлый. Таракны ташлавы була, ике арага калын урман калкып чыга. Дию пәрие урманны үткәнче, егет шактый гына юл ала. Урманны үтү белән, дию пәрие егетне яңадан куып җитә. Егет күгәрченнәр биргән кайракны ташлый. Ташлавы була, ике арада бик озын тау-ташлык ясала. Дию пәрие бу тау-ташларны үткән арада, егет тагын байтак юл ала. Тау-ташларны үтү белән, дию пәрие тагын моны куып җитә. Дию пәриенең куып җитүеннән куркып, егет теге күгәрченнәр биргән көзгене ике арага ташлый. Ташлавы гына була, ике арада бик зур диңгез җәелә. Дию пәрие бу диңгезне бик тиз генә кичеп чыга да, тагын да катырак ачуланып, егетне җан-фәрман куып китә. Куа торгач, егет артыннан җитә бу. Инде тоттым дигәндә генә егет, бер авылга җитеп, шунда кереп китә. Авылга килеп керүгә көяйтә белән су алып кайта торган бер кызга очрый. Шул кыз янына бара да бу:

— Матур кыз, чиләгеңә генә кереп ятыймчы, ди. Мине, ди, бер дию пәрие куып җитеп килә. Дию пәрие синең яныңа килеп җитү белән, чиләгеңне түк, днп әйтер. Чиләгеңне түгәрсең, туккәч мин өч бөртек тары ярмасы булыпчәчелермен, ди, син шул тары ярмасының бер бөртеген аягың белән басып яшереп кал,— ди.

Шулай ди дә бу егет кызның чиләгенә төшеп китә. Шул арада дию пәрие дә килеп җитә. Кыз янына килеп җитә дә:

— Суыңны түк хәзер,— ди дию пәрие. Кыз суын түгеп җибәрә, егет өч бөртек тары булып чәчелеп китә. Дию пәрие шунда ук әтәч була да тары ярмасын чүпли башлый. Тары ярмасының ике бөртеген чүпләп бетерүгә, теге кыз аягын алып җибәрә, аның аяк астыннан тары бөртеге карчыга булып очып чыга да әтәчне ботарлый башлый. Карчыганың әтәчне ботарлавын дию пәриенең барлык гаскәрләре карап торды бит инде. Башлыкларының үтерелүен күрү белән, боларның кайсы кая качып беттеләр. Шуннан соң егет, үз кыяфәтенә кереп, теге судан кайтып килүче кызга кыйммәтле бүләкләр биреп, күп рәхмәтләр әйтеп, күгәрченнәр янына кайтып китте. Әлеге чибәр кыз моңа шаклар катып: «Өнемме бу, әллә төшемме?» — дип, ыша-ныр-ышанмас, исе китеп кала инде.

Егет күгәрченнәр янына эшләпәне алып кайтып керә. Күгәрченнәр бик шатланалар, бу егетне нишләтергә дә белмиләр инде. Шуннан болар, бик тиз генә җиденче амбарны ачып, теге патша кызын алып киләләр, эшләпәне киертәләр. Кыз шундый матур, шундый нурлы йөзле була, моңа сокланып карап туя алмыйлар.

Ярар. Хәзер болар дүрт егет, бер кыз — бишәүләп утырып ашадылар, эчтеләр, бик күңелле булды. Күгәрчен-егет-ләр үзара киңәшләшеп-сөйләшеп алдылар: «Бу егет безнең бик зур йомышыбызны үтәде, нинди бүләк белән генә бүләклик икән моны?» — диләр. Сөйләшеп-сөйләшеп бернинди дә киңәшкә килә алмадылар, теге егетнең үзеннән сорыйлар:

— Менә син безгә бик зур хезмәт күрсәттең, без өчәүләп эшли алмаган эшне син берүзең эшләдең. Моның өчен нәрсә белән ризалатыйк сине? — диделәр.

Егет әйтә:

— Мин нәрсә бирсәгез дә риза, ди. Мин үзем дә сездән бик күп белем алдым, миңа һөнәр әйбердән кыйммәтрәк,— ди.

Егетнең шулай дигәнен теге кыз тыңлап тора да егетне тышка алып чыгып китә. Тышка чыккач, бу кыз егеткә әйтә:

— Син аларның бик зур хезмәтләрен үтәдең. Минем арттан алар егерме өч ел буена йөрделәр, бер эш тә чыгара алмадылар, ди. Син ул эшне бер-ике атна эчендә үтәп кайттың, ди. Аларның бик ябык бер атлары, күгәреп беткән бер кылычлары, искереп беткән бер камчылары бар, ди. Хезмәтең өчен син алардан шул әйберләрне сора, ди, ул әйберләр сиңа бик кирәк булырлар, ди, алар ул әйберләрне берсүзсез сиңа бирерләр,— ди. Егет:

— Ярар, сорармын,— ди.

Керәләр болар. Кыз: «Мин өйрәткәнне белдермә»,— дип әйтеп куйган була егеткә. Болар кереп утыру белән, күгәрченнәр яңадан сүз башлап, егеттән сорыйлар:

— Шулай да нәрсә бирик икән соң без сиңа, ни хаҗәтең бар синең? — диләр.

Егет әйтә:

— Миңа, ди, ябык кына, начар гына булса да бер ат, күгәреп беткән булса да бер кылыч, иске генә булса да бер камчы бирсәгез бик ярар иде, ди. Начар булсалар да мин шуларга риза, ди, бүтән нәрсә кирәкми миңа,— ди.

Күгәрченнәр бик риза булып, моның сораган әйберләрен сөенә-сөенә бирәләр:

— Безгә күп хезмәт иттең инде син. Хәзер өеңә кайтасыңмы, әллә безнең белән торасың киләме, кайсын теләсәң, шунсын эшлә,— диләр.

Егет әйтә:

— Юк, ди, мин өйгә кайтыйм инде, ди. Минем өйдә әти-ем-әтием бар, аларны бик сагындым. Аларның бүтән балалары юк, картайган көннәрендә аларны тәрбия итәргә кирәк бит,— ди.

Хәзер егетне юлга хәзерли башлыйлар, бик яхшы итеп киендерәләр, теге ябык кына атны, күгәреп беткән кылычны камчыны бирәләр. Китәр алдыннан егет боларның барысы белән саубуллаша да, өйрәткән гыйлемнәре, биргән бүләкләре өчен бик күп рәхмәтләр әйтеп, теге ябык кына атка атлана. Егет атка атлангач кына, күгәрченнәр моны туктатып әйтәләр:

— Без сиңа бер киңәш бирәбез, диләр, син бервакытта да исергәнче эчмә, андый-мондый әшәке эшләр эшләп йөрмә,— диләр.

— Менә сиңа бер пычак,— ди кугәрчен-егетләрнең олысы,— атыңнан төшеп, шушы пычакны безнең түшәмгә кадап кит, син берәр төрле хәтәргә очрасаң, без шул пычакка карап белербез,—ди.

Егет, атыннан төшеп, болар биргән пычакны түшәмгә кадап куя. Шуннан соң атына атланып, боларның өйрәтүе буенча күзен йомып: «Мин өйдә булыйм»,— дип, атының уң ягына сугып җибәрә. Сугып җибәрүе була, ат очып китә.

Шуннан соң күп вакыт үтми, ат бераз селкенеп киткән кебек була. Егет күзен ачып җибәрсә, бу үзләренең өйләре янында тора икән. Атыннан төшеп, өенә кереп китә. Өйгә кереп, әтисе-әнисе белән елаша-елаша күрешә бу. Әти-әниләре бик сагынышканнар, картайганнар икән, ди.

Ярар Бу егет берничә көннән соң үзенең ата-анасына әйтә:

— Сез дә картайгансыз икән, өй эшенә дә кеше кирәк, ди, әгәр дә сез рөхсәт итсәгез, мин өйләнер идем,— ди. Егетнең әти-әниләре бик шатланып үзләренең ризалыкларын бирәләр. Егетнең әнисе әйтә:

— Без сине бик өйләндерер идек тә бит, улым, тик менә кем кызына яучы җибәрик икән, ди, безнең кебек ярлы кешегә бик бирәселәре килмәс шул,— ди.

Егет әйтә:

— Кайгырма, әти, ди, бер җае чыгар әле, ди. Мин сине үзем белмәгән җиргә җибәрмим, ди, әнә күрше шәһәрдәге фәлән патшаның кызын барып сорап кара әле, ди, бирмәсме икән? — ди.

— Әй, улым,— ди әнисе,— булмас эш артыннан йөреп юкка вакыт әрәм итмик без, ди. Безнең кебек фәкыйрь кешегә патша кызын бирәме соң! — ди.

Егет әйтә:

— Син, әни, ди, барып сорап кара әле, ди, бирмәсә анда күз күрер,—ди.

Улы бик үтенеп сорагач, патша янына барырга була карчык. Бер аягына чабата, икенчесенә итек киеп китә бу патша сараена. Барып җитә. Патшаның каравылчылары: «Бу карчык хәер сорашып йөри икән»,— дип уйлап, бер телем икмәк чыгарып бирәләр. «Мин хәер эстәмим,— ди, карчык әйтә,— минем патшада йомышым бар»,— ди. Патшага кереп әйтәләр: «Шундый-шундый карчык килгән, сине күрергә тели»,— дип. Патша башын кашый да: «Керсен алайса»,— ди. Карчык барып керә сарайга.

— Ни йомышың бар, әби? — ди патша.

— Падишаһым-солтаным, ди, улым яңа гына читтә йөреп кайтты, ди, яше дә җиткән, өйләнергә тели, ди. Менә мине синең кызыңа яучы итеп җибәрде, синең кызыңны хатынлыкка сорый,— ди.

— Ярар,— ди патша,— кызымны бирәм, ди, тик менә мин, ди, берничә шарт куям, ди. Шул шартларны үтәсә, кыз сезнеке була,— ди.

— Соң син нәрсәләр эшләргә кушасың? — ди карчык.

— Иң элек,— ди, патша әйтә,— үзенә бер сарай салдырсын, ул сарай минем сараемнан да яхшы булсын, ди. Шуларайдан минем сараема хәтле су өстенә алтын күпер салдырган булсын, ди. Ул алтын күпердән машиналар йөреп торсын, ди. Алар барысы да алтын буяу белән буялган булсын. Күпер астында су булсын, суда пароходлар йөреп торсын, ди. Ул суның ике як ярында алмагачлар үсеп торсын, төрле-төрле җимешләре пешеп торсын, ди. Менә шушы эшләрне үти алса, ул минем кызымны алыр, үти алмаса, үпкәләштән булмас, мин аның башын кистерермен,— ди.

Патшаның бу сүзләрен ишетү белән, карчыкның башыннан зиһеннәре таралып китә, бик зур кайгыга төшеп, өенә кайтып китә. Кайтып керү белән улына әйтә:

— Менә, улым,—ди, патша әйтә,— шундый-шундый эшләрне эшли алса гына, мин аңа кызымны бирермен, ди, ә инде эшли алмасаң, башыңны кистерергә уйлый ул, ди. Патшадан яхшылык көтмә, ул усаллыкның барысын да эшләр, ди. Харап булып куймагаең инде дип куркам, улым,— ди карчык.— Бик зур эшләр кушты бит, кая инде безгә ул эшләрне эшләү,— ди.

Егет әйтә:

— Ярар, әни, юкка кайгырма әле син, ди. Ул эшләрне генә эшләрбез, бар, ул дигәнчә булыр,— ди.

Төн урталары җитеп, бөтен кеше йокыга китү белән, бу егет күгәрченнәрдән алып кайткан камчысын алып чыгып, бер генә селтәп җибәрә. Селтәп җибәрүе була, җир йөзендәге пәриләрнең нибары моның каршысына килеп басып:

«Ни боерасың?» — дип сорыйлар моннан. Егет әйтә: «Таң атканчы патша сараеннан да яхшырак итеп миңа бер сарай салыгыз, ди. Патша сарае белән безнең сарай арасында алтын күпер булсын, ди. Аның өстеннән алтын буяулар белән буятылган машиналар йөреп торсын, ди. Күпер астыннан зур-зур пароходлар үтеп торсын, елганың ике ярында алмагачлар үсеп торсын, алмалары пешеп торсын»,— ди. Дию пәриләре: «Ярар, була ул»,— дип калалар.

Хәзер дию пәриләре тотыналар да егет әйткәннәрне ике сәгать эчендә эшләп ташлыйлар, патша кушканнан да берничә, өлеш яхшырак итеп эшлиләр, ди.

Патша иртә белән торып чыкса, ни күзе белән күрсен: моның сараена каршы якта бик матур итеп бер сарай салынган. Ике сарай арасында ялт иткән зур күпер төзелгән, күпер өстеннән машиналар ялт-йолт итеп кенә узып торалар.

Патшаның шул вакытта кылт итеп исенә төшә: «Их, ди, егеткә әйтүен әйттем дә, ди, минем кызым өйдә юк бит әле»,— ди.

Иртә белән сәгать сигез тулды дигәндә, егет, алтын машинага утырып, алтын күпер аркылы чыгып, патша сарае янына килеп туктый. Шушындый әйбәт машина белән килгәч, каравылчылар да туктатмый, туп-туры патшаның ишегалдына ук кереп китә бу. Килеп керү белән, патша янына барып, үзенең ни өчен килгәнен сөйләп бирә. Патша нәрсә дип әйтергә дә белмичә аптырап кала.

— Егет, ди, сүз бирүен бирдем мин, ди, тик менә моннан бер ай гына элек урамга чыккан җиреннән урлап киттеләр бит минем кызымны, ди. Кем урлаганын да белмим,— ди.

— Ярар,— ди егет,— алай булгач мин аны эзләргә чыгыйм, үзем табып алып кайтырмын,— ди.

— Мин аны эзләргә дип бер дигән батырларымны җибәргән идем, ди, бер айдан артык эзлиләр, әле һаман таба алмыйлар, күрәсең,— ди.

— Ярар,— ди егет,— синең батырларың булдырмаганны мин берүзем генә эзләп карыйм әле,— ди.

Егет, өенә кайтып, әти-әнисеннән рөхсәт ала да, алар белән саубуллашып, теге ябык кына атына атланып чыгып китә кызны эзләргә.

Барып җитә бу теге күгәрченнәр шәһәренә. Килеп җитү белән, атын шунда калдырып, үзе күгәрчен булып, өч күгәрчен янына очып барып керә. Теге өч егеткә хәл-әхвәлне сөйләп бирә: «Менә шундый-шундый хәл, ди, мин кыз эзләп йөрим»,— ди.

Күгәрченнәр янындагы кыз әйтә: «Мин ул цызны беләм ди. Ул кыз, ди, моннан барганда сигезенче диңгез уртасындагы утрауда торучы дию кулындагы кыз, ди. Минем эшләпәмне шул дию кулыннан алып кайттың бит син»,— ди. Шулай дигәч, егетнең исенә кылт итеп теге кыз килеп төшә.

Күз ачып йомганчы бу егет кош булып әверелә дә теге дию пәриенең сараена очып китә. Барып җитә. Барып җитү белән үз кыяфәтенә кайтып, сарайга барып керсә, кыз елап утыра икән, ди. Егетне күрүгә кыз:

— Каян гына килеп чыктың соң син? — дип муенына асылына, ди.

Егет әйтә:

— Мин сине эзләп килдем,— ди.

Болар исәнлек-саулык сорашып, бер-берсенең хәлләрен белешәләр дә юлга чыгарга хәзерләнәләр. Күгәрченнәрдән өйрәнгән белеме буенча, егет кызны да, үзен дә кош итә дә икәү очып чыгып китәләр юлга. Баралар-баралар да, бераз гына хәл алырга дип, диңгез буендагы бер шәһәр янына туктыйлар болар. Егет кыздан сорый:

— Сусамадыңмы, су эчәсең килмиме? — ди. Кыз әйтә:

— Минем, ди, эчәсем дә, ашыйсым да килми, тизрәк әти-әниләрем янына кайтып җитәсем килә,—ди.

Шуннан соң егет кызны диңгез буенда калдырып: «Мин берәр тустаган гына сыра эчеп чыгыйм»,— дип, шәһәр читендәге бер йортка кереп китә.

Барып керә. Башта бу бер тустаган эчә. Тора-бара, шундагы кешеләр белән сүзгә керешеп китеп, күбрәк эчеп ташлый бу. Теге күгәрченнәрнең «эчеп-исереп, әшәкеләнеп йөрмә», дигән киңәшләрен онытты инде бу.

Бераздан исереп килеп чыга. Кыз янына бара. Кызның моңа бик каты ачуы килә: «Ай, ялгышканмын икән, ләбаса, эчкече егет икән бу»,— ди. Шуннан соң кыз моның белән юлга чыгып китәргә куркып: «Син бераз гына ятып ял итеп ал»,— дип, моңа йоклап алырга киңәш бирә.

Егет исерек булгач, яту белән бик каты йокыга китә. Егетнең йокыга китүе була, диңгез яры буена бик зур пароход килеп туктый. Пароход эче гаскәр белән тулы. Пароход килеп туктау белән, пароходтан ике батыр яр буена чыгып йөриләр, кызны күреп, кыз янына киләләр дә сорыйлар:

— Син монда нишләп утырасың?—диләр. Кыз әйтә:

— Мин, ди, үземнең иптәшемне саклап утырам, ди, ул ял итә әле,— ди.

Шуннан соң батырларның берсе кызга карап-карап тора да үзенең кесәсеннән бер рәсем чыгара. Бер кызга карый, бер рәсемгә карый, ди, бу. Бераз карап торганнан соң, бу батыр сорый теге кыздан:

— Син кем буласың, кем кызы соң син? — ди.

— Мин фәлән-фәлән патша кызы,— ди.

Батыр бу кызның шул үзләре эзләп йөри торган патша кызы икәнен белде. Шуннан соң теге батыр әйтә:

— Без сине ай ярым эзләп йөрибез инде, менә хәзер генә таптык, сине әтиең янына алып кайтабыз,— ди.

— Мине,— ди кыз,— сез тапмадыгыз бит, менә бу батыр егет эзләп тапты, ди. Егет бераз ял итсен әле, мин аннан башка беркая да бармыйм,— ди кыз бик батыр гына.

Кыз шул арада сизенеп: «Алай-болай була калса, истәлек булып калсын»,— дип, үз бармагындагы йөзеген алып егеткә киертеп куя.

Тегеләр кызны алып китәргә азапланалар. Кыз китәргә риза булмагач, аны утырган җиреннән тартып торгызалар да көчләп пароходка алып кереп китәләр. Шуннан соң теге исереп йоклап яткан егетне кискәләп, тураклап ташлыйлар. Үзен коткарган егетнең шулай булуын күреп, кыз бик каты елый, кайгыра. Берүзе нишләсен инде, ул арада пароход кузгалып та китә.

Хәзер күгәрченнәргә килик. Көннәрдән беркөнне күрәләр: теге егет түшәмгә кадап киткән пычак бер идәнгә бер түшәмгә кадала. Пычакны күреп, күгәрченнәр: «Безнен егет нинди дә булса берәр бәхетсезлеккә очрагандыр, ахры»,— дип, егетне эзләргә чыгып китәләр. Эзләп йөри торгач, теге диңгез, кырыена барып чыгалар. Шунда егетнен туракланып ташланган кисәкләрен табып, бу өч күгәрчен үзләренең һөнәрләре белән тегене яңадан терелтәләр. Теге егет тәмам терелгәч, күгәрченнәр:

— Әйттек без сиңа: эчеп-исереп, әшәкеләнеп йөрмә, дип. Яхшы киңәшне тотмагач менә шулай була ул, ярый әле без белдек, без коткардык,— диләр. Бу бик ояла, хурлана инде. Күгәрченнәргә: «Моннан соң болай эшләмәм»,— дип сүз бирә, рәхмәтләр укый. Күгәрченнәр моңа кайтыр юлларын өйрәтәләр. Егет өенә кайтып китә.

Өенә кайтып керә, ата-аналары белән күрешеп, хәл-әхвәлләрен белешкәч, әнисеннән теге патша кызы турында сораша башлый. Әнисе әйтә:

— Әй, улым, ди, безгә бирәләрме соң алар кызларын, ди. Без сораган кызны патшаның бер зур батыры коткарып алып кайткан икән, кызны шуңа бирәләр, бүген туйлары була,— ди.

Егетнең моңа бик каты эче пошып, чыгып китә теге патша йортына. Патша сараена җиткәнгә хәтле кош булып очып бара егет. Барып җиткәч, элекке хәленә кайтып, сарайга керим дип барса патшаның кушуы буенча сарай төрле яктан биек коймалар белән әйләндереп алынган булган икән. Бер генә урында кечкенә бер капка калдырылган икән, ди. Сарайга керергә теләгән кеше шул капка эченнән үтәргә тиеш икән. Патша кызы капка янына кечкенә бер йорт салдырган. Үзе шул йорт эченә кереп утырып, шәһәргә керүче һәрбер кешегә бер стакан су эчереп җибәрә икән.

Ярар. Егет сарай тирәсендә йөри торгач, шушы кечкенә генә капканы килеп таба. Капкадан килеп керә. Килеп керү белән теге кечкенә йортның тәрәзәсеннән моңа да бер стакан су бирәләр. Патша кызы кергән бер кешене бик җентекләп карап тора бит инде. Егет килеп кереп стаканны алуга, патша кызы моны төсмерләп алып, әйтә моңа:

— Егет, ди, кулың нишләде, бармагыңны нигә бәйләп куйдың? — ди.

— Пычак белән кискән идем, бик каты канаганга бәйләп куйдым,— ди егет.

— Начар чүпрәк белән бәйләгәнсең икән, үзем яхшылап бәйлим әле,— ди.

Егетнең бармагын күрсәтәсе килми, патша кызы бик каты инәлеп сорагач кына риза була бу. Патша кызы моның бармагын чишеп җибәрсә, ни күзе белән күрсен: егет кулында үзе биргән балдак ялт итеп тора. Кыз, балдакны күрүгә, егетнең муенына асылына:

— Харап иткәннәр иде бит сине. Шулай да мин синең яңадан тереләсенә ышандым, менә шуңарга көтеп алдым,— ди. Шулай ди дә егетне үзенең атасы янына алып кереп китә.

Кыз атасына әйтә:

— Минем кадерле әтием, ди, мине коткарган кеше теге батыр түгел, менә шушы егет, ди. Миңа ышанмасаң, аның кулындагы балдакны кара, ди. Мине коткарган өчен, мин аңа үзем бүләк итеп киткән балдак ул,— ди.

Патшаның теге алдакчы батырга бик каты ачуы килде. Ялганлап йөрүе өчен патша аны тереләй тунарга хөкем итте.

Патша, кызын бу егеткә биреп, кырык көн туен итте, илле көн уен итте, ди. Туй үтү белән, егет кызны үз өенә алып кайтып, әти-әниләре белән бик күңелле итеп көн итә, шуның белән әкият тә бетә. Бүген бардым, кичә кайттым, бик яман сыйладылар.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 10223 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!