Счетчики

Серле дага

Борын-борын заманда бер солдат гаскәри хезмәттән кайта. Яхшы эшләгәнгә күрә мона бүләк итеп егерме биш сум акча да бирәләр. Бу шулай иттереп юлга чыга. Кайта-кай-та кич була да бер авылга кереп куна. Шул авылда бар акчасын туздырып бетерә дә таң аткач, тагын юлга чыга бу. Моның кайтып җитәргә ерак әле, кайта-кайта кич тә була. Бер шәһәргә барып җиткәч, тагын кереп кунарга туры килә моңар. Хәзер иңде моның акчасы да юк. Кая барырга? Уйлап тора да патша янына китә бу. Патша янына барып керә. Патшага әйтә:

— Ханым-солтаным, кундырып чыгар әле, ди. Мин гаскәри хезмәттән кайтам, бер тиен дә акчам юк. Минем юлга чыкканга җиде көн була, кайта-кайта бер тиен дә акчам калмады,— ди.

Патша әйтә:

— Менә, солдат, ди, безнең аю бар, шуның янында кунып чыксаң, кызымны бирәм, ди. Шуңа риза булсаң, керәсең, риза булмасаң юк,— ди.

Солдат әйтә:

— Ярый, ди. Тик син миңа ашарга алырга унбиш сум акча бир,— ди.

Патша моңар акча биреп җибәрә. Бу базарга барып ике кадак чикләвек, аннан чикләвек зурлыгындагы тимер чикләвек, ишек тупсалары, кадак, чүкеч, скрипка, тимер чыбык, бритва алып кайта да:

— Мин базардан ашарга алып кайттым,— ди. Патша хезмәтчеләренә әйтә:

— Әнә теге солдатны аю янына кертеп ябыгыз, ди, таң атканчы сөякләрен генә калдырыр,— ди.

Монда байтак егетләрнең башлары беткән инде. Кызга дип киләләр икән дә боларга патша әйтә икән: «Аю янында кунып чыксагыз гына кызымны бирәм»,— дип. Болар аю янына керәләр дә икән, таң атканчы сөякләре генә кала икән. Шуның өчен патша бу солдатның да сөякләре генә,калыр дип уйлый инде.

Солдат кереп китә аю янына. Кергәндә чикләвек ашап керә. Моны күргәч, аю әйтә: «Абый, чикләвек бир әле»,— ди. Солдат моңа тимер чикләвек бирә. Аю чикләвекне авызына кабып ватып карый, һич тә булдыра алмый.

Аннан әйтә:

— Солдат, чикләвек ватылмый ич,— ди.

— Ватыла,— ди солдат. Аю чикләвек ватам дип тешләрен кырып бетерә.

Хәзер солдат скрипка уйнарга тотына. Аю калын тавыш белән: «Солдат, скрипка уйнат әле»,— ди. Солдат моңар скрипканы бирә. Аю бер генә тартып җибәрә дә бөтен кылларын өзеп бетерә,— ди.

Аю әйтә:

— Солдат, уйнамый бу,— ди.

— Син аны уйный белмисең,— ди солдат.

— Солдат, мине дә өйрәт әле,— ди аю.

— Хәзер өйрәтәм,— ди солдат.— Син алгы аякларыңны стенага куй,— ди. Аю аякларын стенага куя. Стенага куюга, солдат аюның алгы аякларын аркылы атландырып беркетеп куя. Хәзер солдат бер дә кайгырмый инде. Аю әйтә: «Солдат, өйрәт инде»,— ди. Солдат аюның артындагы йоннарын кыра да тимер чыбык белән «өйрәтә» башлый.

Солдат әйтә:

— Скрипкага менә шулай өйрәтәләр аны,— ди. Аю кычкыра:

— Солдат, өйрәндем-өйрәндем инде,— дип. Солдат әйтә:

— Юк әле, өйрәнмәгәнсең,— ди. Шулай итеп, солдат аюны өч сәгать рәттән, «өйрәтә».

Аю ялына:

— Занһар, җибәр инде,— ди. Солдат әйтә:

— Җибәрәм шул шарт белән, ди, моннан соң миңа тимәссеңме,— ди.

— Тимәм,— ди аю. Солдат:

— Иртәчәк мине карарга килерләр, ди, мин тормыйча бер кешене дә кертмә, мин торып киткәч, кертерсең,— ди.

— Ярар,—ди аю.

Солдат чишенеп йоклый. Иртә белән патша әйтә хезмәтчеләренә: «Теге солдатның сөякләрен җыеп чыгарып атыгыз»,— ди. Барып карасалар, солдат йоклап ята, аю беркемне җибәрми.

Патша янына керәләр дә:

— Йоклап ята ул,— диләр.

Патша бу эшкә гаҗәпләнеп аптырып калды. Моңа хәтле нинди таза егетләрне ашаган аю моны ашамаган. Сәгать уникедә солдат торып чыга.

Патша янына барып:

— Хәзер кыз минеке,— ди. Патша әйтә:

— Юк әле, ди, менә кызны ияртеп аю белән чабышыгыз, биш чакрым җирдән аюдан алда килсәгез, кызны бирәм,— ди. Аю сездән бер чакрым артта торыр,— ди. Солдат:

— Ярый,—ди.

Болар аюдан бер чакрым алда торалар. Хәбәр булуга чыгып китәләр. Солдат әйтә кызга: «Аю килеп җитәрәк күлмәгеңне күтәр, мин анда үзем нишләргә белермен»,— ди. Аю килеп җитәрәк кыз күлмәген күтәрә. Солдат кызга чыбык белән суккан була. Аю шуны күреп кире борыла да болар артыннан әкрен генә кайта. Аю: «Кызны кыйнагач, мине дә кыйнар ул»,— дип курыккан була. Кайтып керәләр. Аю бер сәгатьтән сон кайтып җитә. Патша сүзендә тора. Кызны моңа бирә. Бирсәләр дә егетне бер дә яратмый кыз. Моның бернәрсәсе дә юк бит, ярлы солдат кына.

Өч көн торганнан соң патша солдаттан алып, кызын башка берәүгә бирә, ә солдатны атлар карарга куя. Ишегалдында бер кечкенә генә ызбасы бар, шунда йоклый бу. Көндез атлар карап йөри.

Шулай айлар, еллар үтә, хәзер комиссия килер вакыт җитә, атларны ничек караган, яхшымы, начармы, шул хакта.

Комиссия килер көнне ишегалдындагы тиресләрне җыеп, өеп, ызбасына кереп китә солдат. Килмиләр микән дип карарга чыккан иде, моның тиресләре чәчелеп ята. Сүгенә-сүгенә тиресләрне җыеп, өеп куя да, килмиләр әле, дип ызбасына кереп китә. Бераздан чыккан иде, тагы тиресләре чәчелеп ята. Хәзер бу сүгенә-сүгенә җыеп куя да үзе качып карап тора. Менә атлар арасыннан берсе чыгып, аягы белән тиресне туздырып китә. Бу чыгып, атны куалап кертә. Атны кыйнамакчы иде, ат арты белән әйләнеп тибә башлый. Бу таза кеше, тибәргә ирек бирмәде, атның аягыннан тотып алды. Караса, атның аягында алтын дага бар. Хәзер бу ат аягындагы алтын даганы куптарырга тотынды. Шул вакыт ат телгә килеп: «Тимә син аңар, солдат»,— ди. Солдат аның сүзенә карамады, куптарып алып кәгазьгә төрде дә кесәсенә салып куйды.

Комиссия килде, карады: «Яхшы карагансың атларны»,— диләр. Моңар егерме биш сум бүләк бирделәр. Акчаны алуга бу хәзер кабакка барып эчәргә тотына. Эчә-эчә моның акча җитми калды. Анда чапты, монда чапты, акча юк. Кесәләрен дә кабаларга тотынды, акча чыкмады. Менә бер кесәсенә кулын тыгып җибәргән иде, кулына әлеге алтын дага тиде. «Их, эчәргә булса»,— дип даганы өстәлгә атып бәрде. Менә дагадан ике кеше килеп чыкты.

— Ни кирәк, егет, эчәсен килдемени? — диләр.— Кирәк булса, без сиңа акча табып бирәбез,— диләр. Хәзер әллә кайдан акча табып бирделәр.

Солдат әйтә:

— Мин сезне куам,— ди. Теге кешеләр әйтәләр:

— Даганың бер башыннан чиерт, без юк булырбыз, ди. Кирәк булганда икенче башыннан чиерт, без килеп җитәрбез,— ди.

— Сез нинди кешеләр соң? — ди солдат.

— Без дага хасияте белән йөри торган кешеләр,— диләр. Солдат чиертеп җибәрүгә тегеләр юк булдылар. Шул

көннән эчә башлаган кеше атларын да карамый, атларында эше дә юк моның, һаман эчә дә эчә. Хәзер монда бөтен кеше аптырашта калды. Акча кайдан ала, диләр, атларын да карамый, диләр. Бу хәбәр патшага ишетелде. Моны хәзер судка бирделәр. Берничә көннән соң суд булырга тиеш. Солдатка иртәгә судка барырга, хәзер аптырап китте, нишләргә инде? Моның исенә килеп төште дага. Хәзер даганы чиертеп җибәрүгә ике кеше килеп чыкты да: «Ни кирәк, егет?» — дип торалар.

— Мин нишлим инде, менә хәзер миңа суд була,— ди. Тегеләр әйтәләр:

— Судта акча кайдан алдың, дип сорасалар, чүлмәк китекләре, пыяла кисәкләре биреп эчеп килдем, диген. Әгәр дә ышанмасагыз, барып карагыз,— диген диләр.

Таң ата, безнең солдат судка бара. Судта сорыйлар:

— Акча кайдан алып эчтең? — диләр.

— Әнә, төрле пыяла кисәкләре, чүлмәк китекләре биреп эчеп килдем,— ди солдат.

Кабактагы кассир әйтә:

— Ялганлый, миңа акча биреп эчте,— ди. Солдат әйтә:

— Ышанмасагыз, кассаны карагыз,^— ди. Хәзер кассаны барып карадылар, дөрестән дә шулай пыяла кисәкләре, чүлмәк кисәкләре генә. Шулай булгач, солдатка бернәрсә дә булмый.

Солдат патша янына барып әйтә:

— Син миңа кызыңны бирдең дә өч көн торгач башка кешегә алып бирдең, моны ничек аңларга? — ди.

Патша әйтә:

— Аның урынына икенче кызым үсем җитте инде,— ди.

— Ул кызыңны миңа бирәсеңме, юкмы? — ди.

Патша моңар көлеп:

— Нинди кыз бирим син бетлегә,— ди. Солдат әйтә:

— Әгәр кызыңны бирмәсәң, мин синең белән сугышам,— ди.

Патша көлеп:

— Ярый алайса, фәлән җиргә бер ун кеше җибәрермен, ди, шунда синең көлеңне күккә очырып кайтырлар,— ди.

— Ярый, кемнең көле күккә очар әле,— ди солдат,— анысын актыктан сөйләшербез,— ди.

Солдат патша гаскәрләре бара торган җиргә барып дагасын чиерткән иде, ике кеше чыгып: «Ни кирәк, егет?» — дип торалар.

Солдат әйтә:

— Иртәгә миңа фәлән патшаның гаскәре килә, шулар белән сугышырга солдатлар кирәк,— ди.

— Була ул,— дип җавап бирәләр дага кешеләре. Ярар, солдат йокларга ята. Иртә белән торса, гаскәр

хәзер булып тора. Патшаның кешеләре килүгә болар элеп алдылар сугышырга, патша гаскәрләренең кайсын имгәтеп, кайсын үтереп бетерделәр.

Патша янына кайтып солдатлары: «Алар белән сугышып булмый, аның гаскәре күп»,— диләр.

Икенче көнне солдат патша янына кайтып:

— Кызыңны бирәсеңме инде, юкмы? — ди. Патша әйтә:

— Тагы бер мәртәбә сугышабыз, иртәгә фәлән урында бул, анда да җиңсәң, кыз синеке,— ди.

Солдат сугышачак мәйданга барып дагасын чиерткән икән, ике кеше чыга да:

— Ни кирәк, егет? — дип торалар.

— Иртәгә патшаның гаскәрләре минем белән сугышырга килә. Менә шул вакытта мин аларның тоткан берсен изәрлек таза бер кешегә әйләнсәм иде,— ди.

Иртә торганда моны үз теләгенә ирештереп куйганнар инде. Патшаның гаскәрләре килеп чыктылар. Мәйданга килеп җиттеләр, бу үзе генә, тегеләр күбәү була. Хәзер сугышырга элеп алдылар, тоткан кешене изеп кенә җибәрә солдат, бер сукканда унарны ега, бер кеше калмады, качып беттеләр.

Патшаның гаскәре кайтып:

— Безнең аңа каршы торыр хәлебез юк, диләр, тоткан бер кешене изә ул,— диләр.

Патша да гаҗәпкә кала: «Болай булса ул безне харап итеп бетерә»,— ди.

Иртәгесен солдат патша янына барып тагын:

— Кызыңны бирәсенме, юкмы? — ди.— Бирмәсәң, мин тагын сугышам,— ди.

— Ярар,— ди патша,— тагын бер мәртәбә корал белән сугышабыз, ди, фәлән җирдә,— ди.

Безнең солдат шул урынга барып даганы чиертеп җибәрде, дагадан ике кеше чыгып: «Ни кирәк, егет?»—дип торалар. «Миңа шул кирәк, менә шундый туп булсын, өч мәртәбә атуда бөтен гаскәрләрне кырып бетерсен»,— ди. Бу шулай диде дә ятып йоклады.

Иртәчәк торса, өч туп тора. Патша гаскәрләре килеп чыгуга атыш башларга хәбәр булды. Тегеләр ата башладылар. Солдат ике мәртәбә аткан иде, бөтен гаскәрләрен кырды. Өченче мәртәбә аткан иде бушка булып чыкты — кайсы үлеп, кайсы качып беткән иде.

Иртәгесен солдат патша янына барып: «Кызыңны бирәсеңме, юкмы?» — ди. Хәзер патша, үтерүеннән куркып, бирсә дә бирә, бирмәсә дә бирә инде. Шулай итеп, болар туй ясыйлар, бергә тора башлыйлар. Хатын кеше якын була инде. Солдат хатынына серен сөйли. Шул дага аркасында кызның атасын җиңүен дә сөйли.

Кыз әйтә:

— Син аның белән ничек эшләдең соң? — ди.

Солдат хәзер сөйли: «Даганың бер башыннан чиртсәң, ике кеше килеп чыга да: «Ни кирәк?» — дип кенә торалар, ди. Икенче башыннан чиертсәң, юк булалар»,— ди. Бу хәзер бар серләрен сөйләп бирде инде.

Беркөнне солдат йоклагач, хатыны иренең дагасын алып чиртеп караган иде, ике кеше килеп чыга да: «Ни кирәк, кыз?» — дип торалар. Бу әйтә: «Менә бу кешене гомердә кайта алмаслык, кеше йөрми торган җиргә илтеп ташлагыз»,— ди. Шулай итеп, илтеп ташлыйлар болар солдатны. Бу шунда йоклап кала. Уянып китсә, үзен ят җирдә күрә, уйлап ала да үзенең хатыны эше икәнен белә. Бу туңа да «аз гына йоклап алыйм» дип яңадан ята. Йоклагач бер төш күрә. Төшендә бер карт: «Син моннан гомердә кайтып җитә алмыйсың. Моннан кайтырга йөз ел вакыт кирәк, ди. Хә: зер кеше 60—70 ел гына яши, ди. Син, иртәчәк торгач, уңга таба борыл, шунда бер юл булыр, шул юл белән бар. Шул юл белән минем янга барып чыгарсың, мин сиңа юл күрсәтермен»,— ди.

Ярар. Шулай солдат тора. Карт әйткәнчә уңга таба борыла. Шунда бер юл була. Шул юл белән китә. Менә ерактан бер ызба күренә, шул ызбага таба бара. Барып җитә, керә, керсә, төштә күргән карты. Карт әйтә: «Әй, балакаем, моннан кайтырга сиңа бер генә юл бар, ул да булса менә шушы. Син моннан туп-туры юл белән кит. Шуның белән баргач, булыр бер кладовой. Син аны ачып кер, анда булыр өч кыз. Аларның баш очларында бер шәм булыр. Син сиздермичә генә шәмнәрне ал, сизсәләр сине үтерерләр»,— ди. Ярар. Бабай кушканча китә солдат. Барып таба кладо-войны, керә. Иң алдан бер кызның шәмен ала да кызны уята. Кыз уянып китү белән баш очын кабалый, шәм юк. Солдат әйтә:

— Шаулама, югыйсә үтерәм, ди. Бу ике шәмне ничек алырга?

— Кулыңдагы шәмне кабыз да ал,— ди кыз. Кулындагы шәмен кабызган иде, теге кызлар гырылдап

йоклап киттеләр. Шәмнәрне алып карт янына кайта.

— Алып кайттым, бабай,— ди солдат.

— Ярар, егет икәнсең, булдыра аласың икән, ди. Менә бу шәм теге дагадагы малайларның абыйлары, ди. Хәзер син шәмгә чиртеп җибәр, өч егет килеп чыгар,— ди.

Солдат шәмгә чиртеп җибәргән иде: «Ни кирәк, егет?» — дип торалар тегеләр. «Мине фәлән җиргә илтеп куегыз»,— ди. Моны күтәреп алып, очыртып илтеп куялар хатыны янына.

Хатыны белмәгәнгә салынып:

— Кайда йөрдең?*'—ди. Солдат әйтә:

— Менә монда бакчада йокладым,— ди.

Ярый. Болар икенче көнне йокларга яталар. Ире йокыга китүгә хатыны дагага чиртеп җибәрә дә ике егет килеп чыгып: «Ни кирәк, кыз?» — дип торалар.

— Сез моны ерак, кайта алмаслык салкын җиргә илтеп ташлагыз,— ди.

Тегеләр әйтәләр:

— Ташлый алмыйбыз, безнең абыйлар монда,— диләр. Кыз әйтә:

— Кайда ул абыйларың? — ди,

— Менә моның кесәсендәге шәмдә,— диләр, солдатның кесәсенә күрсәтеп.

Солдат йоклаганда кыз шәмне алып чиртә, тагын өч егет килеп чыга. Болар хәзер бишәү булдылар: «Ни кирәк?» — диләр.

— Сез моны кайта алмаслык җиргә илтеп ташлагыз,— ди.

— Ярый,— диләр тегеләр, солдатны илтеп ташлыйлар. Солдат туңып уянып китсә, үзен әллә кайда, ят җирдә

күрә. Моннан кайта алмыйм икән инде дип яңадан ятып йоклый бу. Иртәчәк битен юарга төшеп китте су янына. Битен юып менгәндә юлдан бер тарак тапты. Чәчләрен тарап җибәрде. Менә бераздан соң тарак эзләп йөргән карчыкны күрде.

— Әби, ни эзләп йөрисен.? — ди.

— Менә, улым, тарагымны югалттым,— ди. Солдат әйтә:

— Әби, миңа юл күрсәтсәң, тарагыңны табып бирәм,— ди.

— Ярый, таракны табып бирсәң, юл күрсәтермен,— ди. Солдат таракны бирә. Әби хәзер моңа юл күрсәтә.

— Син менә бу диңгез төбенә төш, анда булыр бака казаны, син аны алып чык. Менә шул бака казаны эчендә дагадагы, шәмдәге малайларның атасы булыр, ди. Ул сине хәзер алып кайтып куяр,— ди.

Безнең солдат сөенә-сөенә диңгез төбеннән бака казанын эзләп табып алып чыкты. Чиртеп җибәрде казанның бер кырыена, кырык яшьләрендәге бер кеше килеп чыкты да:

— Ни кирәк, егет? — ди.

— Син мине фәлән җиргә кайтарып куй,— диде солдат.

— Күзеңне йом,— диде. Күзен йомды, ярты сәгатьтән соң күзен ачкан иде, өйдә утыра.

Хатыны әйтә:

— Кайда йөрдең?—ди. Солдат әйтә:

— Син белмәгәнгә салынып утырма, тиз китер минем дага белән шәмнәрне,.— ди.

Хатыны хәзер чыгарып бирде әйберләрне.

— Сез мине үтермәкче идегез, хәзер мин сезнең язмышыгыз белән уйныйм,— ди солдат. Дага белән шәмгә чирткән иде, биш кеше килеп чыкты: «Ни кирәк, егет?» — дип торалар.

— Сез бу кыз белән ата-аналарын еланлыклар арасына илтеп ташлагыз,— диде. Хәзер боларны әллә кайларга илтеп ташлап кайттылар, ди.

Безнең солдат патша семьясын барысын да юк итте дә үзе тынычлап тора, ди.

This text will be replaced
Страниц: 1
Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 7706 | [ + ]   [ - ]   | Печать
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!