Счетчики
0-9  А  Ә  Б  В  Г  Д  Е  Ж  Җ  З  И  Й  К  Л  М  Н  О  Ө  П  Р  С  Т  У  Ү  Ф  Х  Һ  Ч  Ш  Ы  Э  Ю  Я
Страниц: << < 2 3 4 5 6
10.02.10 Өч бүләк

Элек заманда бер бай Мәкәрҗәгә ярминкәгә китә. Була аның өч кызы. Бу киткән чагында кызларына әйтә: «Кызларым, әйтегез, Мәкәрҗәдән кайткан вакытта сезгә нинди бүләк алып кайтыйм?» – ди. Берсе әйтә: «Әти, миңа атлас күлмәк алып кайт», – ди. Уртанчы кызы әйтә: «Миңа сәлисәр күлмәк алып кайт», – ди. Кечкенәсе әйтә: «Миңа күлмәк кирәкми, кеше башы хәтле алма алып кайт», – ди.

10.02.10 Өч дус

Борын-борын заманда, кәҗә команда, песнәк писердә, саескан солдатта вакытта, бер авылда өч егет булган, ди. Болар берсеннән-берсе матурлар икән, ди. Бу өч егет-дус кушылышканнар, ди. Нинди авырлык килсә дә, бер-берсен ташламаска, яклашырга, бер-берсенә бер дә дошманлык итешмәскә сүз бирешкәннәр, ди. Менә көннәрнең берендә болар җыелышып сүз куешканнар да, ди, барысы да өч-дүрт көнлек азык хәзерләп, юлга ил-җир күрергә чыгып киткәннәр, ди. Бер көн барганнар, ди, ике көн барганнар, ди, бара торгач, арганнар, ди. Аргач, ял итмәкче булганнар, ди, утырганнар, ди.

 

Борын-борын заманда булган икән, ди, ярлы гына бер кеше. Бу кешенең булган, ди бердәнбер улы. Тормышлары авыр булгач, берәү генә булса да, болар малайларын бик яшьтән эш эзләргә чыгарып җибәргәннәр. Малай, бик ерак шәһәрләргә китеп, чит җирләрдә байларга хезмәт итеп йөргән. Үсеп җиткәч, ата-аналарын сагынып, авылына кайтырга булган бу.

10.02.10 Өч ул

Әүвәл заманда бер авылда бер кеше булган. Аның өч улы бар икән.

Бер көнне аталары улларын чакырып китерә дә әйтә:

– Улларым, мин үләрмен, мин үлгәч, сезгә монда торырга туры килмәс, читкә китәргә туры килер, – ди. Бер кылыч биреп калдыра ул аларга. Шуннан: – – Өчегез бергә ятып йокламагыз, икегез йоклаганда, берегез карап торыгыз, – ди.

Страниц: << < 2 3 4 5 6
© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!