Счетчики

Агыйдел каты ага

Татар халык җыры
1-нче вариант

 

Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп;
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.

Аклы күлмәк җиңе тар,
Җиң очында хаты бар;
Хатын укып карагачтын —
Сөям дигән сүзе бар.

Агыйдел күпере,
Чуенмы әллә чылтырый;
Каш астында ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Агыйделдән көймә килә
Кылдай нечкә эз белән;
Җаным, нигә хәтрең калды
Уйнап әйткән сүз белән?!

Агыйдел буенда
Җәяү йөрисем килә;
Сөя микән, сөйми микән,
Шуны беләсем килә.


2-нче вариант

 

Агыйдел сулары кебек
Тар сулар булмас инде.
Минем йөрәккәем кебек
Ярсулар булмас инде.

Агыйделнең буйларында
Җәяү йөрисем килә,
Сөясеңме, сөймисеңме,
Шуны беләсем килә.

Агыйделдә йөрсәң иде,
Камыштан көймә үреп.
Былбыл булып, гөлгә кунып,
Сөйләшсәң иде күреп.

Агыйдел күпере
Чуен мәллә, чылтырый?
Каш астыннан ике күзе
Энҗе кебек елтырый.

Кайттым инде илләремә
Агыйдел буйларына.
Төн йокымны йоклый алмыйм —
Син генә уйларымда.

Агыйдел буенда кыр казлары уйныйдыр.
Күзем йомсам,
Күз алдымда,
Күңелем сине уйлыйдыр.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 2963 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!