Счетчики

Ай, Дунай

Татар халык көе
Наил Касыймов сүзләре

Ай, Дунайда айлы кичтә
Су эчерәм атларга.
Ай кояшка әйләнде бит
Син килгәч бу якларга.

Ай кояшка әйләнде дә
Йокыларым качырды.
Синең килүеңне күреп
Күк капусы ачылды.

Ай, Дунайда күрдем әле
Йолдыздан яшь тамганын.
Тик бер үзем генә беләм:
Синсез яши алмамын.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 3258 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!