Счетчики
|
Ай-ли замана
Татар халык җыры
Кимә калфак, бәйлә чәчәк, Чәчәк бәйли торган чак. Уйнасак, көлсәк — шушы чак, Үтә безнең рәхәт чак. Ай-ли замана, Замана үтеп бара. Күгәрченнәр ояда, Оялары пыяла. Шул күгәрченнәрдәй гөрләшеп Яшик, дуслар, дөньяда. Ай-ли замана, Замана үтеп бара. Әй яшь чагым, яшь чагым, Яшь чагым, җүләр чагым. Шул яшь чагым, чәчәк чагым, Әйләнеп кайтса тагын! Ай-ли замана, Замана үтеп бара. |