Счетчики
|
Ай, матур гөл генә
Татар халык җыры
Су буена төшкән идем, Су өсте күбек кенә; Син бит минем якын дустым, Күз нурым кебек кенә. Ай, матур гөл генә, Бакчаларда бер генә; Чын күңелдән яратканым Дөньяларда син генә. Бакчаларга керү белән, Гөл-чәчәкләргә кара; Зәңгәр чәчәк мин булырмын, Ал да түшеңә када. Зәңгәр чәчәк ата торган Гөлләр дә була икән; Дөнья булгач, бик сагынган Көннәр дә була икән. Ай, матур гөл генә, Бакчаларда бер генә; Чын күңелдән яратканым Дөньяларда син генә. Бакчаларга керү белән, Гөл-чәчәкләргә кара; Зәңгәр чәчәк мин булырмын, Ал да түшеңә када. Зәңгәр чәчәк аткан, диләр, Түшеңә кадар идем; Яннарымда гел син булсаң, Туктаусыз карар идем. Ай, матур гөл генә, Бакчаларда бер генә; Чын күңелдән яратканым Дөньяларда син генә. Бакчаларга керү белән, Гөл-чәчәкләргә кара; Зәңгәр чәчәк мин булырмын, Ал да түшеңә када. |