Счетчики

Ай, җаный, суларда

Татар халык җыры

1-нче вариант

 

Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзә микән,
Салкын суга салмыйча?
Син бәгъремне сагнып көтәм,
Юлдан күзем алмыйча.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Суда сусар йөзәдер лә,
Сулары сай булса да;
Бәгърем, хатлар язсана
Өч кенә юл булса да.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Су буенда акбүз атлар —
Бар да каеш нукталы;
Сагынмамын, димә, җаныем,
Сагынырсың, туктале.

Ай, җаныем, су юлы,
Бик сагындым бу юлы.

 


2-нче вариант

 

Әйдә, иркәм, алып барам
Чишмәләргә, суларга;
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаный, суларда ла
Су чәчрәтеп уйнарга.

Өй эчләренә керәсең,
Гөлләргә үреләсең;
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм —
Син матур күренәсең.

Ай, җаный, күз нурым,
Син матур күренәсең.

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз;
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз.

Ай, җаный, күз нурым,
Чибәрлеккә чамасыз.

Абау, бәгърем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген;
Бик еракларга китәм ич,
Төсең итеп йөртермен.

Ай, җаный, керфегең,
Төсең итеп йөртермен.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 15.02.10 | Просмотров: 4253 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!