Счетчики
|
Ак каен
Татар халык көе
Зыя Ярмәки сүзләре Яфраклары яшел ак каенның Хәтфә җәйгән кебек һәр ягы. Әйлән-бәйлән уйный яшь балалар, Гөрләп тора һәр көн тау ягы. Яшь балалар, бигрәк матур кызлар Ак каенны сөеп мактыйлар. Яз башында алар һәр ел саен Ак каенда бәйрәм ясыйлар. Ап-ак каен — инде бик карт каен, Бизәлә ул язлар килгәндә. Яшел яфрак яра һәр ел саен, Кояш җылы нурлар сипкәндә. |