Счетчики
|
Аккош йөзә, дәрья гизә
Татар халык көе
Мидхәт Миншин сүзләре Аккош йөзә, дәрья гизә — Хәерле юл теләдем; Кайларда да онытылмый ул Туган-үскән җирләрең. Аккош оча, таулар кичә, Канатлары талмыйдыр; Сагынулардан саргайса да, Туган җирен таныйдыр. Аккош йөзә, дәрья гизә — Дулкыннарда эзләре; Кем булсаң да, туган җиргә Кайтмый йөрәк түзәме?! |