Счетчики
|
Алтын-көмеш
Татар халык көе
Мидхәт Миншин сүзләре Алтын-көмеш, алтын-көмеш, Күз чагыла — карасаң. Алтын-көмеш кирәк түгел, Бер-береңне аңласаң! Алтын-көмеш, алтын-көмеш, Саф алтын да табыла Алтын-көмеш куеп булмый Мәхәббәтнең сагына. Алтын-көмеш тау булса да, Күңелләрне җылытмый. Бәхетлеләр яшьлектәге Вәгъдәләрен онытмый. Алтын-көмеш чыңнарыннан Башларың әйләнмәсен. Алтын-көмеш чылбырларга Хыяллар бәйләнмәсен. |