Счетчики

Авыл көе

Татар халык җыры
1-нче вариант


Бездә биек таулар бар ла,
Тау астында таллар бар;
Талда яфрак, миндә сагыну,
Сездә нинди хәлләр бар?

Тау астында салкын чишмә.
Агып төшә улакка;
Сагынуымны әйтер идем,
Җил дә исми ул якка.

Алмалар өзәр идем лә,
Бауларга тезәр идем;
Янмаса бу йөрәккәем,
Сагынуга түзәр идем.

Салкын чишмә буйларында
Атлар эчерсәң иде;
Туган-үскән илләреңдә
Гомер кичерсәң иде.


2-нче вариант


Һавалардан очып үтте
Күгәрчен көтүләре;
Әле дә булса исләремдә
Сау бул, дип китүләре.

Кызарып кояш чыкканда,
Нурлар төшә түтәлгә;
Күзем төшсә, күңелем төшми
Синнән башка бүтәнгә.

Урман буе салкын чишмә,
Суын эчеп туймадым;
Аерылганда кул бирмәдем,
Күрешербез дип уйладым.


3-нче вариант


Биек тауларның башында,
Ах, мин каеннар булсам;
Ах, үзем каеннар булып,
Син былбыл булып кунсаң.

Безнең янда салкын чишмә —
Гәрәбә эри торган;
Бер сандугач булсын икән
Арада йөри торган.

Ал дими күңелләрем,
Гөл дими күңелләрем;
Синнән башка бүтәннәрне
Теләми күңелләрем.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 10.02.10 | Просмотров: 12976 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!