Счетчики
|
Бәгырем диярмен
Татар халык җыры
Тал бөреле, тал бөреле, Тал бөреле була ул. Җан яраткан, күңел тарткан Яр бер генә була ул. Бәгырем, диярмен, Сүрелмәс булсаң гына; Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына. Иркәм, кара күзләреңне Тагын бер күрсәм иде. Син дә, бәгърем, минем кебек Өзелеп сөйсәң иде. Бәгырем, диярмен, Сүрелмәс булсаң гына; Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына. Матур итеп карап тора Синең кара күзләрең. Йөрәгемә ут салдылар Сөям дигән сүзләрең. Бәгырем, диярмен, Сүрелмәс булсаң гына; Өзелеп сөярмен, Үземә булсаң гына. |