Счетчики
|
Бәгырькәем, онытмамын
Рим Хәсәнов көе
Татар халык сүзләре Сандугачымны очырдым, Былбыл тоталмам инде. Син онытсаң — онытырсың, Мин оныталмам инде, Мин оныталмам инде. Сандугач канат кага, Канатлары талса да; Бәгырькәем, онытмамын, Син оныткан чакта да. Сандугачның балалары Сайрый алмый читлектә. Кара кашым, карлыгачым, Күрешәлмабыз ничек тә, Күрешәлмабыз ничек тә. Сандугач канат кага, Канатлары талса да; Бәгырькәем, онытмамын, Син оныткан чакта да. Сандугач баласы булсам, Күктә уйнар идем мин. Синең сөймәсеңне белсәм, Күптән үләр идем мин, Күптән үләр идем мин. Сандугач канат кага, Канатлары талса да; Бәгырькәем, онытмамын, Син оныткан чакта да. |