Счетчики
|
Бер алманы бишкә бүләек
Татар халык көе
Разил Вәлиев сүзләре Бакчалардан былбыл качкан, Көзләр тигән алмагачка. Кайгы төште безнең башка — Бер кайгыны бишкә, әй, бүләек. Кыш аклыгы гөлгә күчкән, Алмагач та кояш эчкән. Йөрәкләргә шатлык күчкән — Бер шатлыкны бишкә, әй, бүләек Шатлык килде, кайгы төште.., Бәхетләр соң кем өлеше? Бәхет булып алма пеште — Бер алманы бишкә, әй, бүләек. |