Счетчики
|
Берсе алма, берсе хөрмә
Татар халык көе
Әхмәт Ерикәй сүзләре Матур кызлар суга бара, Челтери чиләкләре; Берсе сирень, берсе нәркиз. Берсе гөлнең зәңгәре. Матур кызларны күргәндә Ярсып тибә йөрәгем; Берсе алма, берсе хөрмә, Берсе кура җиләге. Өчесе дә бигрәк матур, Өчесе дә бигрәк шәп; Берсе җәүһәр, берсе гәүһәр, Берсе алтын зөбәрҗәт. Күз алмыйча карап торам Кызлар барган юлларга; Берсе уңган, берсе елдам, Берсе алдынгылардан. Өчесе дә бер дигәннәр, Ефәк күлмәк кигәннәр; Кайсын сайларга да белмим... Өчесе дә чибәрләр! |