Счетчики
|
Безнең авыл көе
Татар халык җыры
Алтын-сары чәчләреңне Син тарарсың, мин үрмәм /шул/. Менеп тауга, басып ташка Син карарсың — мин күрмәм. Ай янында якты йолдыз, Ай туды, син бат инде. Чит җирләрдә озак йөрдең, Бик сагындым, кайт инде. Зәңгәр чәчәк ата торган Гөлләр дә була икән /шул/. Дөнья булгач, бик сагынган Көннәр дә була икән. Быел килгән сахра кошның Агы-күге бар микән /шул/. Узган гомер хисап түгел, Алда гомер бар микән?.. |