Счетчики
|
Безнең көй
Татар халык көе
Шәмсия Җиһангирова сүзләре Үләннәргә чыклар төшеп, Юа былбыл эзләрен. Һушларымны ала язды «Сөям» дигән сүзләрең. Урман эчләрендә чишмә, — Былбыл кунган ташына. Сөюләрең чыннан булса, Мин ризамын барсына. Кара урман эчләренә Кердем урау юллардан. Ни күрсәк тә аерылмасын Кулларыбыз куллардан. Юл буйлары кара шомырт, — Җимешләре җирләрдә. Бәгърем, бергә булсак иде Без алдагы көннәрдә. Шомырты кара булса да, Ак була чәчәкләре. Ак шомырт чәчәкләредәй Булсын киләчәкләре. |