Счетчики
|
Бүген исеңә төшмәсә...
Керәшен татарлары җыры
Алмалары, чияләре Кызарып пешәр әле. Бүген исеңә төшмәсә, Иртәгә төшәр әле. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Алма пешә, җиргә төшә, Үз вакытында өзмәсәң. Алым минем, гөлем минем, Димәс идем, сөймәсәм. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. Ал чакларын, гөл чакларын Сизмәссең, үтәр әле. Бүген исеңә төшмәсә, Иртәгә төшәр әле. Чын-чын әйтәмен, Чын әйтәмен, аппагым. Күз алдымнан бер дә китми Кыңгыр салган калфагың. |