Счетчики

Чибәр кызга

Татар халык уен җыры

Карлыгандай кара, ай, күзләрең,
Бөрлегәндәй йөзләрең;
Шикәрләрдән тәмле, ай, балдан татлы
Сөям дигән сүзләрең.

Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры,
Әллә сиңа бирелдеме
Бөтен дөньяның нуры?
Кашың кара, буен зифа,
Күзендә кара синең,
Кара күзеңә карасам,
Йөрәгем яна минем.

Бишмәтендә синең, ай, биш төймә,
Нигә төймәләмисең?
Аралар да безнең, ай, ерак түгел,
Нигә килтөләмисең?

Алма бакчасының юлы
Тәрәзәләргә туры,
Әллә сиңа бирелдеме
Бөтен дөньяның нуры?
Кашың кара, буен зифа,
Күзендә кара синең,
Кара күзеңә карасам,
Йөрәгем яна минем.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1750 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!