Счетчики

Эх, җаный, суларда

Татар халык җыры
Әйдә, иркәм, алып барыйм
Чишмәләргә, суларга.
Чишмәләрдән су алганда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Ай, җаныем, суларда
Су чәчрәтеп уйнарга.

Бакчаларга керәсең дә
Гөлләргә үреләсең.
Гөлгә карыйм, сиңа карыйм:
Син матур күренәсең!

Ай, җаныем, күз нурым,
Син матур күренәсең!

Атлар җиктем мин чанасыз,
Чыгып киттем чарасыз.
Күрер күзгә зур да түгел,
Чибәрлеккә чамасыз!

Ай, җаныем, күз нурым,
Чибәрлеккә чамасыз!

Абау, бәгърем, керфегең!
Бирче миңа бөртеген!
Бик еракларга китәмен,
Төсең итеп йөртермен!

Ай, җаныем, керфегең,
Бирче миңа бөртеген!

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1912 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!