Счетчики

Әйләнеп бер кара

Ильяс Вәлишаһ көе
Татар халык сүзләре

Иркәләп тә сөеп,
«Көт, кайтырмын!» — диеп,
Әйткән сүзең җанда тирбәлә.
Яшьлек ярың кала,
Әйләнеп бер кара!
Үкенерсең, китсәң, ир бала!..

Юлларыңа карап,
Көннәремне санап,
Мин көтәрмен сине өзелеп.
Әйләнеп бер кара!
Яшьлек узып бара,
Очар кошлар кебек тезелеп...

Сөюемнең көчен,
Мәхәббәтнең хисен
Аерылмыйча сизә алмассың.
Яшьлек ярың кала,
Әйләнеп бер кара!
Карамыйча түзә алмассың...

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 05.03.10 | Просмотров: 1424 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!