Счетчики

Әнә шул сүзең

Татар халык җыры
Агыла да болыт агыла,
Кыйблалардан җилләр искәндә.
Өзелә лә үзәк өзелә,
Сез дусларым искә төшкәндә.
Әнә шул сүзең, яратам үзен.

Тәрәзәләреңне ачып куй,
Тәгәрәп лә керсен баг алма.
Баг алма кебек пар килгәнсез,
Кавыштырган сезне замана.
Әнә шул сүзең, яратам үзен.

Бер алманы бишкә әй бүләек,
Беребез өчен беребез үләек.
Кар сай булса сукмак салырсың,
Тирән булса хәйлә табарсың.
Әнә шул сүзең, яратам үзен.

Утыртаек гөлләр бакчада,
Гөл бакчалары ла тулганчы.
Ташлап китмик туган якларны,
Мәхрүм итмик сөйгән ярларны.
Әнә шул сүзең, яратам үзен.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 08.03.10 | Просмотров: 2043 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!