Счетчики

Эскадрон

Татар халык җыры
Батыр егет килә ат өстендә,
Аты уйный авызын тартканда.
Булат савыт кигән, сөңге тоткан,
Ташны яра уклар атканда.

Ак очкыннар оча ат авызыннан,
Ташлар сына аяк астында.
Алга чаба батыр, алга бара,
Чаң тузаны кала артында.

Ник ашыга батыр, ник ашкына,
Ни ишеткән батыр, ни күргән?!
Намусы бар егет нигә ятсын,
Ил читенә бүген яу килгән.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 04.03.10 | Просмотров: 1472 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!