Счетчики

Гармунчыга

Татар халык җыры
Гармуныңны уйныйсың да
Тәрәзәмнән үтәсең:
Күз карашларың бик матур,
Үзәгемне өзәсең.

Өттәгидер генәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса, килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Үпкәлибез, үпкәлибез,
Үпкәлибез, килмәсө.
Гармун күтәреп йөрмәсен,
Бию көен белмәсә.
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра, килми ул.
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул!

Гармунчылар күп уйнаса,
Бармакларын талдыра;
Кемнәрең бар? Кемне уйлыйсың?
Кемнәрең сагындыра?

Өттәгидер генәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса, килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Үпкәлибез, үпкәлибез,
Үпкәлибез, килмәсө.
Гармун күтәреп йөрмәсен,
Бию көен белмәсә.
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра, килми ул.
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул!

Урамнарда берәү йөри,
Гармуны беләгендә;
Белсәң иде, шул егетнең
Нәрсә бар йөрәгендә?

Өттәгидер генәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса, килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Үпкәлибез, үпкәлибез,
Үпкәлибез, килмәсө.
Гармун күтәреп йөрмәсен,
Бию көен белмәсә.
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра, килми ул.
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул!

Гармунчылар гармун ала
Гармунда ярышырга;
Ярышларда җиңеп чыкса,
Уйлыймын танышырга.

Өттәгидер генәме,
Гармунчыгыз өйдәме?
Өйдә булса, килсен әле,
Биетеп китсен әле.
Үпкәлибез, үпкәлибез,
Үпкәлибез, килмәсө.
Гармун күтәреп йөрмәсен,
Бию көен белмәсә.
Ялындыра, ялындыра,
Ялындыра, килми ул.
Килер иде, уйнар иде,
Бию көен белми ул!

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 25.02.10 | Просмотров: 3343 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!