Счетчики
|
Хәмдия
Татар халык көе
Мирхәйдәр Фәйзи сүзләре /«Ак калфак» пьесасыннан/ Тәрәзәләрдән ай караган, Түшләренә мәрҗән кадаган; Хәмдиянең ак калфагы Яңа каралган чагы; Хәмдиягә сүз әйтмәгез — Зиһене таралган чагы. Яр гынай булып яралмаган, Җаннар көйдерер өчен яралган. Хәмдиянең ак калфагы Яңа каралган чагы; Хәмдиягә сүз әйтмәгез — Зиһене таралган чагы. Су буйларынай чыклар төшкән, Иртә үк тә генәй суга кем төшкән?! Хәмдиянең ак калфагы Яңа каралган чагы; Хәмдиягә сүз әйтмәгез — Зиһене таралган чагы. Синең ләй миңа буласың юк, Мәхәббәтем сиңа ник төшкән?! Хәмдиянең ак калфагы Яңа каралган чагы; Хәмдиягә үпкәләмим — Зиһене таралган чагы. |