Счетчики
|
Их, дусларым
Татар халык җыры
Их, дусларым, дусларым, Дусларым, дус-ишләрем; Сез дуслардан аерылгач, Ялгыз башым нишләрмен? Уйсу җирдә дым була, Ком бар җирдә су була; Яшь чакларда уйна да көл Картайгачтын соң була. Их, дусларым, дусларым, Дусларым, бәгырьләрем; Яшь вакытлар ике килми Белегез кадерләрен. Их, дусларым, дусларым, Дусларым, дус-ишләрем; Сез дуслардан аерылгач, Ялгыз башым нишләрмен? |