Счетчики

Их, карап торулары

Татар халык җыры
Кашың кара, кашың кара,
Каралткангадыр инде.
Карыйм, карыйм, карап туймыйм,
Яраткангадыр инде.

Их, карап торулары,
Күз сирпеп алулары,
Синнән генә булды инде
Йөрәгем янулары.

Кашың кара, күзең зәңгәр,
Керфегең каралтасың.
Күз карашың магынитлы,
Гел үзеңә тартасың.

Их, карап торулары,
Күз сирпеп алулары,
Синнән генә булды инде
Йөрәгем янулары.

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 1561 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!