Счетчики

Ике егет китә армиягә

Татар халык көе
Илдар Юзеев сүзләре

Язгы ташуларда
Аккан бозга басып,
Икәү килә елга буйлатып;
Берсе җырлый шашып,
Изүләрен ачып.
Икенчесе килә уйнатып.

— Сау булыгыз, кызлар,
Сагынырсыз, кызлар,
Таң атканда инде булмабыз;
Сагынсагыз әгәр,
Без кайтканга кадәр
Шушы көйне отыл җырлагыз.

Бозлар ага, бозлар,
Күрәсезме, кызлар,
Без китәбез инде, соң булыр...
Язгы җилләр исәр,
Исегезгә төшәр,
Бездән сезгә сәлам шул булыр.

Ил чикләре көтә,
Ике егет китә,
Шау-шу тынар әле боз киткәч;
Сау булыгыз, кызлар,
Сагынырсыз, кызлар,
Сагынырсыз әле без киткәч...

Источник: http://erlar.ru | Опубликовано: 26.02.10 | Просмотров: 3368 | [ + ]   [ - ]   |


© 2024 Все права защищены www.tatarlarga.ru
Разработка www.hafizof.ru
При полном или частичном использовании материалов, активная ссылка на www.tatarlarga.ru обязательна!