Счетчики
|
Исле гөл
Татар халык җыры
Тәрәзә төбем исле гөл, Сынмый да, бөгелми дә шул; Сиңа төшкән мәхәббәтем Сүнми дә, сүрелми дә. Тәрәзә төбем исле гөл, Исләнәмен исенә шул; Сәгать саен, минут саен Син төшәсең исемә. Тәрәзә төбем исле гөл, Иснә, бәгырем, исле ул; Уртасында бер чәчәк бар, Өзмим, синең төсле ул. |