Счетчики
|
Ялгыз егет җыры
Татар халык җыры
Алма чәчәге коела, Таңда искән җил белән. Белмисең бит хәлләремне — Бер күрергә тилмерәм. Сикертмә каш, бөдрә чәч, Үпкәләмә үпмәгәч. Үпкәләсәң ни хәл итим — Ходай насыйп итмәгәч. Таң алдыннан күктә яна Ай белән Раушан йолдыз. Төшләремдә бергә булдык, Уянсам — калам ялгыз. Сайра, сайра, син сандугач, Моңлы тавышың белән. Мин дә җырыңа кушылыйм Моңлы сагышым белән. |