Счетчики
|
Ялгыз каен
Татар халык җыры
Ялгыз каен булмый, диләр, Ялгыз каен күлләрдә ләй; Ялгыз каеннардан ялгыз Мин бүгенге көннәрдә. Ялгыз каен булмый, диләр, Менә бер ялгыз каен ла; Ялгыз каеннардан ялгыз Иттең бит, җаныкаем. Ялгыз каен булмый, диләр, Була торгандыр инде лә; Һәркемнең дә бер хәсрәте Була торгандыр инде. |