Счетчики
|
Көмеш тояк тулпар атым
Марс Макаров көе
Татар халык сүзләре Туп-туп кына басып килә Көмеш тояк тулпар атым, һай! Канатланып үзем киләм, Җитмәс, диеп, язган хатыма Атым килә туп-туп атлап, Ташлы юлларны таптап, һай! Сагынганда карар идем, Карурман тора каплап. Бергә чаклар искә төшә, Казан, диеп бер җырласам, һай! Кемне сагынып җырлар идем, Казаннарда син булмасаң. Туп-туп кына басып килә Көмеш тояк тулпар атым, һай! Канатланып үзем киләм, Җитмәс, диеп, язган хатым. |