Счетчики
|
Кораб
Татар халык көе
Дәрдмәнд сүзләре Шаулый диңгез... Җил өрәдер... Җилкәнен киргән кораб! Төн вә көндез Ул йөрәдер: Юл бара ят ил карап... Чыкты җилләр, Купты дулкын — Ил корабын җил сөрә!.. Кайсы юллар, Нинди упкын Тарта безне җан сорап?! |